Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Тел - халык күңеленең кыңгыравы

21 нче февраль – Халыкара туган тел көне. Билгеле булганча, бик күп телләргә юкка чыгу куркынычы яный. Ә нәкь менә 21 нче февральнең Туган тел көне дип билгеләнүе Пакистанда булган фаҗига белән бәйле.

 

1952 нче елның 21 нче февралендә анда бангл теленә дәүләт статусы бирүне таләп итеп чыгыш ясаган биш студент үтерелә. Шушы вакыйгадан соң 47 ел үткәч, юкка чыгып баручы телләрне саклау һәм үстерү максатыннан, 1999 нчы елда 21 февраль Бангладеш тәкъдиме белән (көнчыгыш өлешендә урнашкан Бангладеш мөстәкыйллек алуга ирешә)  ЮНЕСКО тарафыннан Халыкара туган тел көне дип игълан ителә.

”Халыкара туган тел көнендә барлык телләр тигез дип таныла, чөнки аларның һәркайсы кеше язмышы өчен җавап бирә, һәркайсы табигый мирас булып тора, һәм без аны, һичшиксез, сакларга тиешбез”, - ди ЮНЕСКОның элеккеге генераль директоры Коитиро Мацуура.

Фәнис Яруллинның шундый сүзләре бар: “Тел - халык күңеленең кыңгыравы.  Ә кыңгырау кагылмасаң чыңламый.” Дөрес әйткән бит яраткан язучыбыз.  Аллага шөкер, гимназиябез күңел кыңгыравын көн саен чыңлату үзәге булып тора.

Ә Туган тел көне – безнең өчен икеләтә бәйрәм. Шуңа да бүген иртәдән үк гимназиябез туган тел моңнарына күмелгән иде.  Дәрескә ашыгучыларны 6 нчы А, 7 нче А сыйныфы укучылары “Татарлар килә” һәм “Туган тел” җырлары белән каршы алды.  Танылган шәхесләребезнең туган тел турында әйткән фикерләре кабинет ишекләренә, стендларга беркетелгән иде: “Туган телгә җан өрәсе иде...” (Факил Сафин), “Татармын мин, димә, газиз балаң, бөек  Тукай телен онытса” (Шәмсия Җиһангирова) һ.б.  Алар көн дәвамында телебезнең үткәне, бүгенгесе һәм киләчәге турында уйланырга җирлек бирде.

            Беренче, икенче тәнәфесләрдә беренче этажда “Ачык микрофон” чарасы үтте. 8 нче В һәм башлангыч сыйныф укучылары туган тел турында шигырьләр сөйләде.

          Туган телебезгә багышланган көн мәҗлесләр залында “Туган телем – иркә гөлем” дип исемләнгән матур кичә белән тәмамланды.

Анда 9 нчы А, 9 нчы В , 6 нчы В, 5 нче В сыйныфы укучылары телләр турында бай мәгълүмат белән таныштырдылар. Алар татар һәм рус телендә җиткерелде, чара үзе җанлы әңгәмә рәвешендә дә барды. Туган телгә багышланган шигырьләр аны тагы да  ямьләндерде, ә Дилбәр Фәизнең “Туган тел” клибы (Муса Көекле сүзләре, Айдамир көе) кичәнең кульминацион ноктасы булды. Әлеге клип йөрәктәге туган тел белән бәйле хисләрне тыңлаучыга үтемле итеп җиткерергә ярдәм итте, күңелләрне кузгатты.

        Туган телебезне саклау - бүген һәммәбез алдында  торган иң зур бурычларның берсе. Туган телгә бер генә көн түгел, бөтен гомер бирелергә тиеш. Безнең тел үле тел түгел ул. Ул - яшәү теле. Без шул телдә уйларга, аңларга, сөйләшергә тиешбез. “Бүген минем туган телем үлә икән, мин үләргә әзер иртәгә”, - дигән шагыйрь Рәсүл Гамзатов. Татар теле ул – безнең киләчәге без. Ул яшәсә, татар дигән милләт тә яшәр!

       Туган тел дигән күңел кыңгыравыбыз мәңге чыңласын иде дигән теләктә калам.

Айсылу Галиева, Риза Фәхреддин исемендәге 1нче номерлы гимназиянең татар теле һәм әдәбияты укытучысы

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Галерея

Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев