Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Тавык итеннән шашлык ясыйм

Мөслим гимназиясеннән Муллагалиев Илдан шашлык пешерергә өйрәтә.

Мин бик матур гаиләдә яшим. Безнең әтебезнең үз фермасы бар. Ул анда бик күп итеп тавык асрый. Кызыл тавыкларны без йомырка салыр өчен, ә бройлер тавыкларын ит өчен, сатарга үстерәбез. Без әтигә гаилә белән ярдәм итәбез. Мин әти белән басуга җир сөрергә дә, бодай чәчәргә, урып-җыюга да чыгам. Әтием мине кечкенәдән җир кешесе булырга әзерли. Мин әниемә булышырга да өлгерәм, бергәләп ашарга әзерибез. Бигрәк тә безнең тавык итеннән әзерләгән тавык бик тәмле чыга. Сезгә өйрәтим әле. 

Шашлыкны иң беренче булып кем уйлап тапканы билгесез. Чөнки борынгы заманда ук, учак өстендә әйләндерә-әйләндерә ит кыздыру булган. 

Шашлык өчен уртача зурлыктагы тавык алабыз. Аны турау өчен әти куллары кирәк була. Итне болгату өчен катнашма ясарга тәгәрмәчләп туралган бер зур суган, 1 аш кашыгы тоз, 1-2 аш кашыгы майонез, 50 г 9% лы аш серкәсе алына. 

Иткә төелгән кара борыч, аджика салып болгатабыз да, алдан әзерләнгән катнашманы салып бутыйбыз. 

Шашлык төрекләрнең «Шиш» сүзеннән ясалган, ягъни «әйләндерү» дигәнне аңлата. Шуңа күрә дә аны пешергәндә ут өстендә әйләндерә-әйләндерә пешерәләр. Шашлык – Кавказ халкының иң яраткан ризыгы. Хәзер инде татарларда да модага керде. 

Бер көн торганнан соң, ит кисәкләрен шампурларга тезәбез һәм учакта күмер өстендә пешерәбез. 

Безгә кунакка килегез,
Кыенсынып тормагыз!
Мин пешергән шашлыкны,
Авыз итеп карагыз!

Муллагалиев Илдан, Мөслим гимназиясе, 3нче В сыйныфы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев