Таулар, мәгарәләр, баскычлар...
Без гаилә белән бик маҗаралы сәяхәткә чыгып киттек.
Үтәкүренмәле
Без гаилә белән бик маҗаралы сәяхәткә чыгып киттек. Башта Чиләбе өлкәсенә юл тоттык. Анда матур җирләр күп икән. Беренче көнне Тургояк дигән күлгә бардык. Аның төбенән минералларга бай ике су чыганагы бәреп тора. Шуңа да бу күлнең суы бик файдылы, диләр. Әмма суы салкын. Шулай да анда кешеләр су керәләр. Аның суының чисталыгын күрсәгез! Йөзгәндә төбен карап барасың, менә шулай үтәкүренмәле ул.
Интернетка кереп бу күл турында укыган идем, 17,5 метрга кадәр үтәкүренмәле дип язылган. Тургояк күле Россиядәге төче сулы иң зур күл дип тә куелган. Без анда ике көн булдык. Суы суык булса да су кердем. Йөзәргә яратам мин, бассейнга да йөрим.
Таганайда
Аннары Таганай милли паркына юл тоттык. Бу паркны 1991 елда ачканнар. Аның территориясе бик зур, барлыгы — 568,43 кв. км (56, 8 мең. га).
Пркның 93%ы урман. Паркта туристик сукмаклар бар. Аларны җиһазландырганнар. Кергәндә һәр сукмак белән танышырга була. Аларның кайберләре бер көнгә, кайберләре ике көнгә исәпләнгән. 25 километрлысы да бар хәтта. Бу сукмакларның кайсыберсе җиңел үтелә, ә кайсыберсе экстремальрак. Җиңелләреннән барганда син урман уртасыннан тротуардан барган кебек кенә атлыйсың. Энем дә безнең белән барган иде. Аңа карамастан, без авыр сукмакларның берсен сайладык. Анда тауга менәргә кирәк иде. Ярты юлы махсус баскыч белән җиһазландырылган.
Башта шуннан атладык, аннары инде үзебез тауга күтәрелдек. Нәтиҗәдә, без Таганай тавының 1034 дип билгеләнгән ноктасына менеп җиттек. Аны «Перья» сырты дип атыйлар. Бу тауга якынча 6 сәгать менгәнбездер. Тау башыннан бик матур күренеш ачыла. Тирә-як матурлыгын күргәч, мин үземне бик бәхетле хис иттем.
Күренми торган елга
Монда һава торышы да үзенчәлекле булып тоелды. Ярты көн кояш кыздыра, мәсәлән, +35 градус булырга мөмкин. Аннары һоп итеп каяндыр болыт килеп чыга да ишеп яңгыр ява. Аннары тагын кыздыра башлый.
Икенче көнне тагын бер сукмак белән барып карадык. Бу юлы Зур ташлы (Большая каменная) елгага бардык. Бу 6 километр озынлыктагы таш елга. Аның уртача киңлеге 200 метр, ә кайбер урыннарда аның киңлеге 700 метрга җитә. Бу без күреп өйрәнгән елга түгел. Елга дигәнем гел ташлар. Шул ташлар астыннан челтер-челтер су ага, әмма мин ул суны үз күзләрем белән күрә алмадым.
Монда бик күп гөмбәләр, без күрмәгән гаҗәеп үсемлекләр бар. Әмма аларның берсенә дә тияргә ярамый. Күбесе Кызыл китапка кертелгән. Андыйларны уратып алганнар.
Кайбер урыннарда сазлыклар бар. Мондый урыннар өстеннән асылмалы күперләр ясаганнар. Күперләр күп монда агачлары да бар, тимерләре дә.
Милли паркта без беренче төнне палаткада кундык. Икенче көнне арендага алган өйдә кундык.
Маршрут үзгәрде
Таганай паркыннан соң Зюраткүл янында тукталырга планлаштырган идек, әмма һава торышы безнең планнарны бозды. Зюраткүл — ул шулай ук Чиләбе өлкәсендәге милли парк. Маршрутыбызны Башкортостан ягына үзгәрттек. Без Морадым тарлавыгына киттек. Аны икенче төрле Башкортостанның Гранд-каньоны дип тә атыйлар икән. Интернеттан укыдым, анда 46 мәгарә бар. Шуларның берсендә борынгы рәсемнәр тапканнар. Хәзер шуларны күрергә китеп барыш.
Менә шундый кызыклы сәяхәттә әле без.
Булат Төхбәтуллин,Чаллы шәһәре, 28нче мәктәп.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев