Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Татарстан китап нәшрияты биш яңа энциклопедия бастырып чыгарды

Татарстан китап нәшрияте быел урта яшьтәге мәктәп балалары өчен биш яңа энциклопедия бастырып чыгарды: “Футбол”. “Астрономия һәм космос”, “Гаҗәеп хайваннар”, “Диңгезләр һәм океаннар” һәм “Терек табигать”.

Шушындый төрледән-төрле, кызыклы мәгълүматлар белән тулыландырылган биш энциклопедияне әлеге нәшрият узган ел да бастырган иде инде һәм алар балалар бакчасында тәрбияләнүче нәниләргә укырлык итеп төзелгән басмалар иде. 
Әлеге яңа китаплар – үз эшчәнлеген Россия балалары һәм яшүсмерләре өчен китаплар бастыруга юнәлдергән, 1992 елдан бирле үк эшләп килүче “Росмэн” китап нәшрияты белән махсус килешү төзеп, татар теленә тәрҗемә ителгән китаплар. Билгеле, аларны әти-әни, дәү әни һәм дәү әти белән бергәләп тә укып була, чөнки энциклопедия язмалары олылар өчен дә гаять кызыклы. Аларны әзерләүдә, төзүдә, һичшиксез, илебезнең зур галимнәре катнашкан, шуңа күрә алар бик төгәл. 
Татарстан китап нәшрияты берникадәр вакыттан соң тагы шушындый, яңа биш энциклопедия әзерләнәчәге хакында да хәбәр итте инде. Ә әлегә биш китапны Чаллы үзәк китапханәсеннән алып укырга мөмкин. Алар һәрчак балаларга төрле өлкәләр буенча яңа белемнәр бирүче, аралашучанлыкны арттыручы, бер сулыш эчендә укылучы китаплар рәтендә.

Заһирә НИГЪМӘТУЛЛИНА, Яр Чаллы үзәк китапханәсе хезмәткәре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев