Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Татарча яз!

Быел “Татарча яз!” бөтендөнья акциядә 25 ил һәм 60 төбәк катнашты.

Бу акциянең максаты: татар телендә хатасыз язарга өйрәтү, татар әдәби телен кулланучыларның даирәсен арттыру, грамоталылык дәрәҗәсен тикшерү. Һәр теләгән кеше диктант язуда катнаша алды, үзенең татар телен белү дәрәҗәсен тикшереп карады.

Быел безнең гимназия акция уздыру пункты булды. Татарча диктант язу өчен, биш яшьлек улын җитәкләп килгән атаны, җитмеш сигез яшьлек сөйкемле әбине, мөлаем аналарны, апаларны күреп, без бик сөендек. Диктант яздыру эше Чаллы шәһәре мәгариф һәм яшьләр идарәсе башлыгы Хуҗин Нияз Рөстәм улына, Татарстан Республикасының атказанган артисты Хәйруллина Гөлдания Мөбәрәкҗан кызына , “Болгар” җыр һәм бию ансамбле солисты Хаматшин Нияз Юзик улына, “ЧаллыТВ” телерадиокомпаниясе дикторы Хәбибуллина Роза Факил кызына, “ЧаллыТВ” телерадиокомпаниясе журналисты Ханова Ләйсән Зәкиян кызына, гимназиядә укучы балаларның әниләре Әмирова Лилия Флүс кызына һәм Гәрәева Лилия Хамбал кызына, Вәлиева Суфия Васил кызына тапшырылган иде. Алар бу эшне бик зур җаваплылык белән , җиңелчә дулкынлану хисләрен яшермичә, эшнең мөһимлеген тоеп башкарып чыктылар. Диктант яздырганнан соң, үз хисләре белән уртаклашканда, Гөлдания Хәйруллина канәгатьлек белән: ”Минем өчен туган тел - газиз төшенчә, шуңа күрә без гаиләбездә рәхәтләнеп үз татар телебездә сөйләшәбез”, - диде.

Иң өлкән яшьтәге акциядә катнашучы - җитмеш сигез яшьлек Кәлимуллина Нәзирә Мәхмүт кызы – ул көне гимназиягә оныгын каршыларга килгән иде. Гомер буе мөгаллим булып эшләгән Нәзирә апа түзмәде, халык агымына ияреп, диктант язу кабинетына юнәлде. Ак мамык шәлен ябынган апаның үз татар теленә хөрмәтен күрсәтеп, кулына каләм алуы бик күпләрне илһамландырды.

“Диктант тексты итеп Роберт Миңнуллинның “Мин кулыма китап алам” мәкаләсе сайланган иде. “Без китаплы халык булганбыз”,- дигән юлларны язганда, уйга калдым: мәдәниятле халкымның үз телен яратып, шушындый акция кысаларында фикердәшләрен туплавы әле китаплы халкымның киләчәктә дә яшәвенә ышанычны арттыра”,- диде диктант язуда катнашкан гимназия директоры Гарифуллин Айдар Хәкимҗан улы.

Әлеге чарада катнашучылар киләсе елда да акция уздырылсын дигән теләкләрен белдерделәр. Бу – эшнең яхшы күрсәткече. Димәк, безгә татарча укырга, татарча язарга, татарча сөйләшергә кирәк!

М.Вахитов исемендәге 2 нче гимназия укучысы Нурисламова Алия.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев