Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Татар теленнән республикакүләм олимпиадада Чаллыдан 5 укучы призер булды

Татар теле буенча республикакүләм олимпиадада Чаллы шәһәре укучылары сынатмадылар, 5 укучы призер исеменә лаек дип табылды.

Татар теле буенча республикакүләм олимпиадада Чаллы шәһәре укучылары сынатмадылар, 5 укучы призер исеменә лаек дип табылды.

М.Вахитов исемендәге 2 нче гимназиянең тулы составы призер булды: быел олимпиадага җиң сызганып әзерләнгән 4нче сыйныф укучысы Кәлимуллина Регинага җиңүгә аз гына ара калды, ләкин Регина чын тырыш, тәвәккәл икәнлеген танытты.

6нчы сыйныф укучысы Гафиятова Камилла олимпиадада быел беренче тапкыр көчен сынады. Ә инде 10нчы сыйныф укучысы Ишалина Айсылу әлеге олимпиадалар фавориты, дисәк тә була, чөнки ул олимпиадада алтынчы елын катнашты, шуларның икесендә – җиңүче, дүртесендә призер булган укучы.

Мондый укучыларның остазлары – гимназиянең тәҗрибәле укытучылары Нурисламова Энҗе Әзhәмовна, Вәлиева Суфия Василовна, Сәгыйтова Әнисә Әмировналар - чыннан да, үз эшләренең осталары.

Призерлар арасында 54нче гимназиянең 5нче сыйныф укучысы Шафикова Айзилә өчен дә олимпиада беренче чыныгу урыны булды. Укытучысы Сәмигуллина Ләйлә Рәисовнаның ышынычын акладым, дип сөенде Айзилә.

Гали Акыш исемендәге лицей-интернат укучысы Шәйхетдинова Алия 8нче сыйныф укучылары арасында призер булды, укытучысы Шакирова Рузалия Сәгыйтовна шулай ук күп еллар дәвамында олимпиада призерлары тәрбияләүче остаз. Туган телен яраткан, кадерләгән, туган телен тырышып өйрәнгән укучылар - алар безнең горурлык. Алга таба да сынатмасак иде!

Нурисламова Энҗе Әзhәмовна, Чаллы, 2нче гимназия.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев