Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

“Тарлан” дигән фильм бик ошады

«Галимҗан Ибраһимовның “Алмачуар” әсәре буенча төшерелгән фильм караган идем мин, миңа бик ошады!» дип яза безгә Казаннан Әнвәр Әхмәтгаязов.

Миңа “Тарлан” дигән фильм бик ошады. Һәр җәй саен сабантуйда бер егет батыр кала торган булган. Әмма бер юлы көрәштә батырга аяк чалалар. Җиңүче көрәшченең ул вакыйгадан соң аягы бик каты авырта башлый. 

2 ел үткәч, аяк чалган кешенең намусы да борчый башлый. Вакыт үткәч, ул чирли. Сабантуйда җиңүе өчен аңа ат белән түләргә туры килә. Аягы авырткан егетнең Закир исемле улы була. Һәм ул ат колын тудыра. Закирның ул нәни атны карап үстерәсе килә. Ул аңа Тарлан дигән исем куша. Тарлан – алга баручы дигәнне аңлата. 

Вакыт үтә, Закирның чабышларда катнашасы килә. Ул аларда җиңеп тә чыга. Ләкин атның үпкәсе чыдамый һәм “Тарлан” үлеп китә. Галимҗан Ибраһимовның “Алмачуар” әсәре буенча төшерелгән бу фильм бик кызык һәм кызганыч та. Менә шундый кино караган идем мин, миңа бик ошады! 
Әнвәр Әхмәтгаязов, Казан, «Адымнар» мәктәбенең 4нче сыйныф укучысы.


 

Көннең кыскача яңалыклары безнең телеграм-каналда https://t.me/chelny_rt


Без Вконтактеда https://vk.com/komesh_kingiray


   


 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев