Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Тарихи вакыйга: Равил абый Фәйзуллин Балык Бистәсенә яшь иҗатчыларны җыйды

Быелгы сезонның төп яңалыгы — иҗади сәфәрләргә чыгу.

«Яңа исем» иҗат лабораториясе турында ишеткәнегез бармы? Ул язу осталыгына өйрәнәсе килгәннәр, актив каләм чарлаучылар өчен яхшы мөмкинлекләр тудыручы зур проект. Бәйгедә берничә ел катнашучылар да, аның камилләшүен күзәтеп баручы иҗатчылар үзләре дә килешерләр: ул үз дәрәҗәсен акларга омтылуы белән кадерле. Мисал өчен, быелгы укыту программасы шәкертләрдә чын мәгънәсендә кызыксыну хисе уятты! Гаҗәпләнергә җирлек бар, сәбәбе нидә соң? 

Быелгы сезонның төп яңалыгы — иҗади сәфәрләргә чыгу. Узган еллардан аермалы буларак, шәкертләр остазлары җитәкчелегендә «җанлы» дәресләр ала башлады. Туган ягыбызның тарихи урыннарын күрделәр, олпат
язучыларыбызның авыллары буенча сәяхәт иттеләр. Димәк, эшебез бина эчендә теория өйрәнү, лекция тыңлау белән генә чикләнмиячәк. Бәхәссез, анысы да кирәк, әдәбиятның нигезен белмичә әсәр корып булмый. Әмма олы
шәхесләр белән аралашу, алардан үгет-нәсыйхәт ишетү, кече туган җиребезнең тарихына кагылу, истәлекле җирләре белән танышу, үткәннәрне барлау, фикердәшләр белән күрешү — үзе бер чын вакыйга.

Унынчы июль көнне, бер төркем язучылар һәм шәкертләр Балык Бистәсенә юл тоттык. Безнең сәяхәтне Равил абый Фәйзуллин бизәде. Максатыбыз: әдипнең туган җирендә булып, нигез йортына барып килү, чишмәләр белән
танышу, тарихи музейларда йөрү иде. Хәер, программа әле моның белән генә чикләнмәде. Ахыр чиктә һава торышы да бик челлә, сәяхәт кыласы урыннар да хәттин ашкан кебек иде, әмма зарланырга сәбәп юк, бу бары тик рәхәт ару булуын беләбез бит. Көнебезнең уңышлы һәм бик файдалы узасына сөендек.

Кеше үз туган җирендә башка яктан ачыла диләр. Равил абыйга карап, бу фикернең хак булуына инандык. Танылган шагыйрь, күп премияләр лауреаты, мәртәбәле дәрәҗәгә ия булуына карамастан ул биредә, гади бер
авылның улы кебек иде. Аның йөз чалымнарында сабыр елмаю, ихласлык күренде. гамәлләрендә авыл кешеләренә хас гадәтилек сизелде. Үзе кайчандыр белем алган мәктәпкә килеп кергәч тә, горурлык хисе кичереп
балачак вакытын, үткәннәрен барлады.

«Мин ун яшемдә, мәктәптә укыган елларымда ук үземнең үскәч кем булырга теләвемне белдем, киләчәктә нинди һөнәр сайлаячагын аңлаган кеше — иң бәхетлеседер. Яхшы билгеләргә генә укыгач, теләгем дә көчле булгач, үзем хыялланган уку йортына керәчәгемә ышандым. Монда хәтта унынчыда укыганда сыйныф җитәкчемнең минем турында язган характеристикасы сакланган.» — дип балачак хатирәләре белән бүлеште әдип.

Равил абый яшәгән йортта да булдык, ул бирегә һәрвакыт кайтып йөрергә тырыша. Туган нигезегезне бетермәгез, аны саклап калырга омтылыгыз дип үз киңәшләрен бирде. Чирттагы тукталыш Күгәрчен чишмәсендә булды. Маршрутның җитәкче вазыйфасын язучы Нурулла Гариф алды. Ул чишмәнең тарихы белән таныштырды, без шулай ук Балтач (Юлсубино) авылы турында, суфилар зираты һәм Изгеләр чишмәсе, Кирәмәт (могҗиза) чишмәсе турында да бай мәгълүмат алдык. Нурулла абыйның үз
өендә ачкан Шәрәфетдин бай музей-йортында да булдык, тарихи табылдыклар белән таныштык, соңрак Кирәмәт чишмәсе янында язучы оештырган кече тыюлыкны да карап кайттык. 

Әдәбият күгендә үз исемнәрен булдырган Вахит Имамов, Гөлүсә Закирова, Рөстәм Галиуллин, Ландыш Әбүдарова, Ләбиб Лерон белән сәяхәткә чыгу да олы бәхет, зур дәрәҗә. Әлеге иҗади сәфәр дә күңел азыгы, бер кочак илһам һәм меңләгән хис-кичерешләр иганәчесе булып, хәтерләрдә озак еллар сакланыр.

Азалия Сабитова, Арча районы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев