Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

«Табигатьнең нәни сакчылары» акциясендә катнаштык

25нче апрель көнне Чаллының 58нче “Тирәккәй” балалар бакчасында  “Табигатьнең нәни сакчылары” дигән акция кысаларында бик күп чаралар узды: “Экологик саф һавада булу”,  “Әле кечкенә булсак та, табигатьне саклыйбыз”,  “Яңгыр суалчаннарын коткарабыз” һ.б.

Балалар  “Эколята – мәктәпкәчә яштәге балалар”  (“Эколята – дошколята” ) программасы буенча да  ел дәвамында бик актив эшчәнлек алып баралар: кулланылган батарейкаларны җыеп тапшырдылар, макулатура җыю акциясендә бер центнердан артык кулланылган кәгазь җыеп рәсем ясау өчен альбомнар һәм төсле карандашлар алынды.  

“Макулатура җый – агачны сакла”, “Икенчел чималдан – матур композиция”, “Тәрәз төбем – яшел бакча” темаларына проектлар эшләделәр, экологик иҗади эшләр бәйгесендә “Туган ягым табигате”, “Минем урманым”  дигән рәсемнәр белән призлы урыннар яуладылар.

“Хезмәт десанты”, “Тирә-ягымда матурлык”, “Кар астыннан иртә чыккан үләннәрне саклыйк” дигән көндәлек эшләр балаларны да, өлкәннәрде дә берләштерә. 

 

Без - табигать балалары

 

Без - табигать балалары,

Гүзәллекне  сөябез,

Җиребез гүзәл булсын өчен

Нишләргә без беләбез!

 

Рәнҗетмәскә кош-кортларны,

Пычратмска суларны,

Сакларга зәңгәр һаваны -

Томалап торбаларны.

 

Һәр ал таңда сәламләргә

Алтын нурлы кояшны,

Сокланып кына күзләргә

Ромашка, кыңгырауны.

 

Әле тагын әллә нинди

Серләрен без беләбез.

Әгәр беләсегез килсә –

Очрашканда сөйләрбез.

 

Без - табигать балалары:

Уллары һәм кызлары.

Саклыйк әле табигатьне!

Саклыйк әле Җир шарын!

 

Дамирә Вәлиева, 58 нче “Тирәккәй” балалар бакчасының өлкән тәрбиячесе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев