Студентлар белән очраштык
Мәктәбездә күңелле чара — студентлар белән очрашу уздырдык. Очрашуга күбрәк I курс студентлары килгән иде.
Гыйнвар ахыры февраль башында югары уку йортлары студентлары каникулга чыга. Бу, билгеле, алар өчен бик күңелле вакыт. Имтиханнардан арыганнан соң ял итү бик рәхәттер инде ул. Бигрәк тә сессияләрен үз вакытында тапшырып бетерүчеләргә. Без дә мәктәбездә күңелле чара — студентлар белән очрашу уздырдык. Очрашуга күбрәк I курс студентлары килгән иде. Алар әле бер ел элек кенә безнең белән мәктәптә укып, имтиханнарга әзерләнделәр. Хәзер инде алар югары уку йортлары студентлары.
Студентлар безгә уку барышы, төрле-төрле кызыклы хәлләр, студент тормышы, беренче вакытта нинди авырлыклар белән очрашканнары турында сөйләделәр, бик файдалы киңәшләре белән бүлештеләр. Очрашу бик күңелле һәм кызыклы узды, һәрбер укучы үзе өчен кызыклы мәгълүмат тапкандыр.
Барлык укучы да бу очрашудан бик канәгать калды, студентлар да туган мәктәпкә кайтып, яраткан укытучылары белән күрешеп, мәктәп елларын искә төшеределәр.
Күгәрчен урта мәктәбенең 10 нчы сыйныф укучысы Вәлиәхмәтова Дилбәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев