Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

«Сәләт»тә барысы да актив һәм оптимист!

Сез дә шулаймы соң, мин үзем җәйне ял лагерьларыннан башка күз алдына да китерә алмыйм. Быел менә «Сәләт»нең БТТ аланында ял иттем. Бу аланда мин әле беренче генә тапкыр. Шуңа да карамастан, лагерьның беренче көннәреннән үк үземә яңа дуслар таптым.

«Сәләт»тәге мохит бүтән лагерьлардан бик нык аерыла инде ул. Мондагы атмосфераны башка бер җирдә дә табып булмый. Бердән, чаралар татар телендә. Икенчедән, «Сәләт»тә һәр сәлкеш (лагерьга килгән балаларны шулай атыйлар), һәр әйдаман сиңа һәрвакыт булышам дип тора. Өченчедән, «Сәләт»кә килгән балалар барысы да актив, оптимистик рухлы, үзенчәлекле.

Лагерьда без күңел ачып кына йөрмибез, чөнки биредә уку-укыту программасы да эшләп килә. Шуңа монда бер минут та буш вакыт юк.

Кадерле дуслар, сезне дә «Сәләт»кә чакырып калам мин! Үкенмәссез!

Әнвәр Мөхетдинов, Арча районы, Наласа авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев