Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

«Сәләт-Яр Чаллы» аланында бик күп яңа дуслар таптым»

Кукмараның 3нче мәктәбе укучысы Фәридә Хисмәтова «Сәләт-Яр Чаллы» аланында ял итә. Үзенең яңалыклары турында хәбәр итеп торырга вәгъдә бирде ул безгә.

«Сәләт-Яр Чаллы» аланында мин үземә бик күп яңа дуслар таптым. Алар белән бергә мин дәресләргә, бассейнда коенырга, ашханәдә ашарга һәм кичке чара яки яңалыклар турында фикер алышырга яратам. Алар барысы да бик ярдәмчел, күңелле һәм берәр хәл булса, ярдәм итәләр. Фотоларда мин яңа дустым Эльмира белән, ул игелекле һәм яхшы. Шулай ук без Биләргә Форумга баргач чыгыш ясарга яңа бию өйрәнә башладык. Биләрдә башка бик күп аланнар җыелачак, һәркемнең үз биюе, «кричалка», җырлары булачак. Биләргә кадәр бик аз, нибары 2 көн генә калды. 3нче июльдә барыбыз да чемоданнар белән бергә автобуска утырабыз дип күз алдына китерәм инде. Без анда палаткаларда торачакбыз, ләкин кайгырырлык урын юк, палаткаларда кроватьлар һәм башка кирәк яраклар да бар диделәр. Анда баргач яңа дуслар тагын да артачак. Яңалыклар белән бүлешеп торырмын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев