Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Сәләт ачкычы – "Сәләт"

Ни өчен "Сәләт" не мөмкинлекләр мохите дип атыйлар?

Миңа быел Изге Биләр җирендә узган Сәләт Болгар Туган Тел аланының ике сменасына бару бәхете насыйп булды. Яңа танышулар, чын дуслар, Изге Чишмәгә сәяхәт, мастер-классларда тәҗрибә туплау, үзеңне төрле өлкәләрдә сынап карау мөмкинлеге – болар барысы да "Сәләт" лагерен тасвирлыйлар.

Монда узган һәрбер көн, һәрбер мизгел якты хатирә булып йөрәгемә җылы сирпиләр.

Һәркөнне – яңа ачыш

Сәләттә һәр көн түгел, һәр минут, мизгел яңа ачышлар китерә, һәр  секунд мәгънәле һәм хис-тойгыларга тулы уза.

Син инде иртәдән "Сәләт" мохитенә чумасын:  Биләр каласының һәрбер почмагында "сәлкеш" җырлары яңгырый. Тиз генә юынып аласың да, сине инде "Туры таяк" та көтеп торалар икәнен аңлыйсың! "Туры таяк" сүзе кызык тоелдымы? Биләр халкы иң еш кулланган сүздер ул, мөгаен. Русчадан "Линейка" сүзеннән тәрҗемә ителгән барлык алан җыелышын аңлата. Әйдаманнар арып бетәләр дә инде  соң, сәлкешләрне "Туры таяк" ка җыеп!

Биш минут үтеп тә җитмәде, син инде тырыша-тырыша иртәнге күнегүләр эшлисең. Форум биюен дә, җырын да өйрәнергә вакыт табасың, җитмәсә!

Әле алда сине иртәнге аш, кызыклы мастер-класслар, төрле спорт, культура чаралары һә-ә-ә-м, әлбәттә, "Кичке чара" көтә!

Иркен суларга, тәмләп ял итәргә вакыт юк, әлбәттә. Әмма нәкъ менә  шундый режимда һәр мизгелең якты хис-кичерешләр белән чорналып,  җылы хатирәләргә тулып уза. Син яшәүнең тәмен татыйсын, дусларың арасында күңел ачып яңа үрләргә омтыласың.

Вакытның кадерен беләргә дә өйрәтә безне Изге Сәләт җире...

Һәр мизгелнең тәмен, кадерен белеп, һәр адымыңны файда белән үткәрәсең килә икән – рәхим ит Биләргә!

Изге Биләр берләштерә

Биләр – кырмыска оясы төсле. Гел гөрләп, гөҗләп тора. Балаларның, яшьләрнең көлүе күңелне җылыта, якты кояш нурлары тирә-якка матурлык сирпи, сихри күк гөмбәзе серле елмаеп, гүя безгә соклангандай,  тын гына тора. Әйе, тылсымлы Сәләт мохитен син хәзер ук тоеп аласың, йөрәгеңә җылы йөгерә...

Менә ул – Биләр җире, менә син – дөнья баласы. Менә алар – синең яшьтәшләрең, дусларың. Биләр барыбызны берләштерә. Бары "без" генә кала. Сәлкешләр. Горур сәлкеш исемен йөртү – җаваплы да, рәхәт тә.

Син инде үзеңне контрольда тотасың. Син "сәлкеш", син иң яхшысы булырга тиешсең. Һәм менә шулай итеп, әкренләп, алга таба, яңа үрләргә омтыласың, ныгыйсың, үсәсең.

Һәм син үзең генә түгел. Синең кебек меңләгән яшүсмерләр, тылсымлы "Сәләт"  агымында берләшеп, канатланып  алга таба йөзәләр.

Әйе, без бердәм, без көчле, Сәләткә без рәхмәтле!

Безне берләштергән, көч, канат иңдергән Изге Биләр җире чыннан да аерым бер тылсымга ия.

 Үзеңне тапмыйча кайтмыйсың.

Сәләт турында сөйләгәндә, иң элек, "Биредә син үз-үзеңне табасың", – дип сөйлиләр. Нәрсәне аңлата соң әлеге сүзләр? Ничек була инде ул, "Үзеңне табу"?

Бу мәсьәләгә тирәнрәк тукталып китәсем килә.

Минем Биләр белән танышуым 2021 елга барып тоташа. Нәкъ менә бер ел элек, мин, 15 яшьлек кыз, зур чемоданымны күтәреп, Изге Биләр җиренә аяк бастым.

Әлеге мизгелдән соң бер ел үтсә дә, йөрәгем һаман "Сәләтнеке". Ни өчен "Сәләт" не мөмкинлекләр мохите дип атыйлар? Ни өчен әлеге лагерь башка ял чараларыннан аермалы буларак безнең йөрәгебезне биләп ала соң?

Минем фикеремчә, Сәләт безгә үзебезне аңларга, бездә булган сәләтләрне ачарга, үстерергә, үзеңне төрле өлкәләрдә сынап карарга булыша. Биредә син бии, җырлый, шахмат уйный, шигырь укый, рәсем ясый, инглиз телен өйрәнә, хәтта чигеп карый да аласың. Кем белә, бәлки нәкъ менә синдә чигүгә сәләт бардыр!

Мәсәлән мин, шахматны яхшы уйныймдыр дип күз алдыма да китермәгән идем... Икенче урын алгач, үземнең әлеге өлкәдә яхшы икәнлегемне аңладым.

Акрил буяулары  белән Зөһрә кызны мәңге ясамам төсле идем...  Рәссам Руфия апа, Маша апаларның "Син үзеңнең ни дәрәҗәдә сәләтле икәнеңне аңлап кына бетермисең. Дөнья– синеке, бар нәрсә дә синең кулда. Яшә! Омтыл! Тырыш! ", – дигән сүзләре тәэсир итте. Бер сәгатьтән инде мин кулымда искиткеч матур рәсем тотып тора идем. Мин үземә ышана башладым, яңа сәләтләремне ачтым, һәм, әйе, мин үземне таптым.

Шуңа  күрә, дустым, ышан, үз-үзеңне табу – авыр түгел.  Моның өчен син бары тик үзеңә, үз көчеңә ышанырга тиешсең. Ә Сәләт сиңа, һичшиксез, булышачак.

Йөрәгемдә Арагил

Әйе, Сәләтле җәй миңа онытылмас бүләкләрен калдырды. Миңа иң яхшы Өлкән булган, иң сәләтле, актив балалар җыелган, иң матур, көләч әйдаманнар булган "Арагил" аланына эләгү насыйп булды. Әлеге кешеләр арасында узган һәрбер мизгел бик тирән итеп минем күңелемә уелды, йөрәгемдә калды.

"Ут яндыра ул, сагындыра ул, эз калдыра ул", – дип юкка гына ятлаттырмагандыр бит иң шәп Өлкән – Данис абый!

Данис абый – Сәләт клубларының президенты да җитмәсә! Бар яктан килгән, булган, иң яхшы директоры булган аланга эләгүемә һаман да ышанып бетмим.

Әйе, безнең алан иң шәбе иде – смена якты, җылы хисләргә чорналып, татлы хатирәләргә тулы узар өчен күпме көчен түккән әйдаманнарга баш иям...

Яңа танышкан һәм бик якын дусларга әйләнгән кызларга, егетләргә шулай ук рәхмәтем чиксез.

Дуслар, шуны әйтәсем килә: кайда гына барсам да, бу тәкъдирем кая гына ташласа да, Сәләт, Арагил, минем белән булган һәрбер кеше һәм Биләр җирендә узган һәрбер мизгел мәңгегә йөрәгемдә калачак.

Рәйсә Абдуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев