«Шайтан шәһәрчеге»ндә булдык
«Мин апам белән Алабуга шәһәренә килдем. Без монда ун көн торачакбыз. Беренче эш итеп «Шайтан шәһәрчеге» дигән урынга барып кайттык» дип яза Яңа Чишмә районы Тубылгы Тау авылыннан Илүзә Хәсәнова.
Эссе булса да, көнебез бик күңелле үтте.
«Шайтан шәһәрчеге» – Алабуганың төп туристик символларының берсе. Аның таш манарасы Кама елгасының биек ярында урнашкан. Тау башыннан искеткеч күренеш ачыла. Бер яктан – елга һәм утрау, икенче якта – шәһәр. Бу урында елганың зур борылмасы бар, шуңа күрә күп чакрымнар, Кама, кырлар, су сиптерү болыннары һәм Туйма елгасындагы причал күренә. Туристлар бик күп килә, без барган көнне әллә 10 автобус тора иде. Сезнең Алабуга шәһәрендә булганыгыз бармы? Булмаса, килеп күрегез, матур җирләр күп монда!
Шәһәрчектә ак манара бар. Аның ташларына кулыңны куеп теләкләр теләргә була диләр.
Манараның биеклеге 52-60 метрлар чамасы. Ул борынгылар өчен храм ролен үтәгән булса кирәк, шул ук вакытта бу кала-шәһәрчек кирмән буларак та файдаланган булуы бәхәс тудырмый, чөнки кала-кирмән дошман керә алмастай бар яклап та ныгытылган була.
Галимнәр әйтүенчә, Шайтан каласы 10 – 11 нче гасырларда төзелгән. Хәзерге вакытта бу шәһәрчек тарих һәм мәдәният һәйкәле буларак ЮНЕСКО сагы астына алынган.
Илүзә Хәсәнова, Яңа Чишмә районы, Тубылгы Тау авылы.
Шундый фараз яши: имеш җеннәр бер төн эчендә шәһәрчек салганнар. Шуңа күрә аны әле хәзер дә «җеннәр шәһәрчеге» дип йөртәләр. Ләкин борынгы бабаларыбыз өчен ул «Ак мәчет», «Изгеләр мәчет»е булып торган. Шунысы ачык: «Җеннәр шәһәрчеге», «Шайтан каласы» булса, мөселман кешеләр бу урынга аяк та басмаслар иде.
Шайтан каласын һәм ул тирәдәге таш бина хәрабәләрен беренчеләрдән булып 1769 елда штабс-капитан Н.П. Рычков тикшерә. Ул вакытта әле бу бинаның өч манарасы һәм алар арасындагы дивар сакланып калган була. Хәрабәләрне Рычков болгарлар чорыннан калган мәчетнеке дип бәяли.
820 елларда шәһәрчектә Казан университеты галимнәре Фёдор Эрдман һәм Николай Кафтанников булып китәләр. Бу вакытта инде әлеге таш корылманың бер генә манарасы калкып торган, калган икесе җимерелеп юкка чыккан. Галимнәр ике катлы манараны рәсемгә төшерәләр, шәһәр ныгытмаларының планын сызалар. 1855 елда тиздән дөньякүләм танылачак яшь рәссам Иван Шишкин сакланып калган ныгытмаларның һәм таш хәрабәләрнең рәсемнәрен ясый.
Шайтан каласы рәссамнең әтисен, Алабуга тарихында якты эз калдырган шәһәр башлыгы Иван Васильевич Шишкинны да, күптән кызыксындырып килгән. 1867 елда аның тырышлыгы белән борынгы таш бинаның ике катлы манарасы төзекләндерелеп, элекке рәвешендә үк булмаса да, торгызыла. Шул хәлендә әлеге манара – монголларга кадәрге болгарларның безнең көннәргә кадәр килеп җиткән бердәнбер архитектура һәйкәле – һаман да Алабуганың күрке, шәһәрнең үзенчәлекле символы булып, ераклардан ук күренеп тора.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев