Көмеш кыңгырау

Шатлыкларын ишеттерер өчен туган ягы кирәк кешегә...

Күҗәкә төп гомуми белем бирү мәктәбе районның барлык татар теле һәм әдәбияты укытучыларына ишеген ачты.

“Якташ язучылар иҗаты аша, заманча технологияләргә нигезләнеп, укыту-тәрбиядә укучыларның сөйләм телен үстерү” темасы буенча эшчәнлекләрен күрсәтү өчен, Күҗәкә төп гомуми белем бирү мәктәбе районның барлык татар теле һәм әдәбияты укытучыларына ишеген ачты.

“Якты йөз, такта чәй” гыйбарәсе ишектән кергәндә үк үзен сиздерә. Яхшылап каршылау, тәмле ризыклар белән иртәнге чәйне тәкъдим итү район мәктәпләренең тәрбия нигезенә әверелде.

Семинарның төп өлеше – ачык дәрес, мастер-класс, ачык чаралар аркылы укыту – тәрбия эшчәнлеген күрсәтү. Әйе, авыл мәктәпләре өчен бу семинар алдан әзерлекне, эшне дөрес планлаштыруны таләп итә. Мәгәриф эшчәнлегендә һәр мәктәп үз эзен, үз йөзен уңай яктан күрсәтү өчен, зур хезмәтләр башкара. Күҗәкә мәктәбе коллективы бу юлы да сынатмады. Эшчәнлекнең системалы булуы, укучы һәм укытучыларының һәрьяклап талантлы булуын семинар программасына нигезләнгән этаплар дәлилли иде. Мастер – класс, ачык дәресләргә анализ ясаганнан соң, безгә Гөлназ Фазаел кызы һәм Ләйсән Рифкать кызы тарафыннан әзерләнгән “Дөнья тәгәрмәче” дигән әдәби – музыкаль чара тәкъдим ителде. Кичәгә язучылар Әлфия Ситдыйкова, Факил Сафин, Зәбир Хәлимов чакырылган иде.

Узган гасырның соңгы чиреге дөньяга КамАЗ төзелеше белән билгеле булганын беләбез. Зур йөк автомобиль эаводы илнең төрле почмакларыннан үзенә көче ташып торган яшьләрне җыйды. Яр Чаллы үсте. Үзәнлеккә җыелган томандай, таш йортлар ак кала булып, авыл җирендә тыныч яшәп яткан егет – кызларны күмәк төзелешкә дәште. Кемдер заводта, кемдер мәгариф системасында, кемдер сәүдә юнәлешендәге хезмәткә үзен багышлады... Көннәр елларга әверелеп, зур тизлек белән гомер үтте. Завод төтенен иснәп, авыл белән шәһәр араларын таптап, ике буын алышынып та өлгергән.

Җисемнәре белән читтә яшәсәләр дә, җаны авылдан аерылмаган, татар милләтенең танылган зыялары булып өлгергәннәр үзләренең уңышлары белән уртаклашыр өчен, Ф.Яруллинның 

“Зур уңышлар яулап, заманалар

Матур бәя бирсә эшенә,-

Шатлыкларын ишеттерер өчен

Туган ягы кирәк кешегә”, - дигән шигъри юлларындагыча, кабат туган якларына кайтканнар.

Тормыш дигән дәрьяның каршылыгын җиңеп, матурлыгына күңелләрен сөендереп, милләтенә әйтере булган мөхтәрәм затларга багышланган кичәне авыл китапханәчесе Ләйсән Акмалова алып барды. “Дөнья тәгәрмәче” дигән китапны да беренчеләрдән булып туган районына тәкъдир итү булды. КамАЗ тарихындагы вакыйгаларның шаһиты булган Әлфия Ситдыйкова әлеге хезмәте белән безне, үзен яраткан укучыларын сөендереп, роза чәчәгедәй балкып, повестеның укылуына куанып утырды.

Туган ягының матурлыгын, аңа мәхәббәтен, яшәү турындагы фикерләрне хис дисбесенә тезә алган шагыйрәнең повесть җанрында да каләменең йөгерек, фикеренең халыкчан, һәр җөмләсенең мәгънәле булуын тойдык.

Авылдашлары, мәктәп укучыларының чыгышы аша, Әлфия Ситдыйкованың иҗаты: шигырь, җыр, әсәрдән өзекләр формасында залда утырганнарга җылы нур булып тәэсир итте. Әлфия Ситдыйкованың гади хезмәт кешесеннән хөрмәткә лаек язучы дәрәҗәсенә күтәрелүдә ярдәм кулы сузучыларның берсе - Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстан Язучылар берлегенең Г. Исхакый һәм А.Алиш исемендәге әдәби премияләр лауреаты Факил Сафин. (Әдәбият сөючеләр аны Мөслим районының Әмәкәй авылында тууга нисбәтле рәвештә Факил ӘМӘК дип беләләр) Ул, шагыйрә буларак билгеле, инде проза өлкәсендә дә үз фикере булган, КамАЗ төзелеше турында беренчеләрдән язган Әлфия Мирзанур кызына яхшы бәя бирде. Игелекле, яхшы күңелле, үҗәт, максатчан кебек сыйфатлардан да югары бәя була алыр идеме икән?!

Авыл, район сулышын тоеп яшәүче, татар милләтенең шигъри җанлы кызы Күҗәкә халкы өчен һәрдаим яхшылык эшләү белән мәшгуль. Спонсорлар табып, 11 авылдашын “Мәйдан” журналына яздыруы моңа дәлил. Димәк, “табадан төшкән” язмаларны беренчеләрдән булып укый икән әле күҗәкәлеләр!

Күп еллар укытучы, мәктәп директоры булып эшләгән (Үзе әйтмешли, химиядән кала барлык фәннәрне дә укыткан!), тумышы белән Үмәнәй авылыннан булган Зәбир абый Хәлимов - чакырылган кунакларның өченчесе. Озак еллар “Агыйдел дулкыннары” иҗат берләшмәсендә шигырь анализлаучы вазифасында була. “Уйлар”, “Котлаулар, багышлаулар”, “Кыйблам”, “Йолдызнамә” шигъри җыентыклары авторы Зәбир абый бүген дә җәмәгать эшләрендә актив икән. Яр Чаллы “Энергетик” мәдәният сараенда эшләп килүче “Замана” ансамбленә йөри. Әлфия Ситдикова иҗаты хакында уңай фикерләрен чын укытучыларга хас аһәң белән әйтте. Зәбир Хәлимов 5 нче класста укыган чакта язган тәүге шигырен безгә күңелдән укыды:

Әнкәй ул - аең – кояшың!

Һәрчак юлларыңны яктырта.

Аның әйткән акыл – киңәшләре

Илтә бары сине хаклыкка.

Әнкәйләргә каршы әйтмәсәң,

Аның күзләренә яшь тулмас.

Ана булмаса бит бер җирдә дә,

Беркайда да сезгә ямь булмас!

Ана дигән бөек затка багышланган шигъри юллары белән безне якын кешеләребезгә карата миһербанлы булырга өндәде. Баянда уйнап, моңлы җыр башкаруы барыбызны әсәрләндерде, талантлы актанышлылар белән горурланып алырга янә бер мөмкинлек тудырды.

Язучы Факил Сафин тарафыннан кичәдә катнашкан ике язучыбызга урынлы бәя бирү, хезмәтләренең кирәкле булуын кат-кат искәртүе күңелгә шифа булды. Әдәби кичә концерт номерлары белән үрелеп барды. Балалар бакчасына йөргәннәрдән алып, иҗатка битараф булмаган авыл кешеләренә кадәр чыгыш ясарга өлгерделәр. Альмира Ямалиева башкаруында:

“Әйдә, гармун, уйна, кушылып җырлыйм.

Уятыйк авылым өйләрен.

Мин бит онытмадым, шул кадәр яратам,

Һаман да сагынам авыл көйләрен”, - дип җыр сузуы күпләрне чиксез моң дәрьясына алып кереп китте. Читтә яшәгәннәрнең генә түгел, авылларда яшәп ятучы һәммә кешенең, Альмираның моңлы тавышы, җыр текстының мәгънәле тәэсир көче белән күңеле ашкыну халәтендә иде.

Күҗәкәнең изге туфрагында кемнәр генә тәрбия алмаган?!! Бөек Ватан сугышында катнашып, батырлык үрнәге – Советлар Союзы Герое исеменә лаек булган - Хәсән Заманов туган як бу! Хисләр патшабикәсе – шагыйрә – Әлфия Ситдыйковага хәер – фатихасын биргән як!

Әти – әни назыннан мәхрүм калып, балалар йортларында тәрбияләнгәннәргә ана назы, ата назын чын йөрәктән өләшүче, игелек өчен яратылган изге җаннар да яши Күҗәкәдә. Алар – Фәнзилә һәм Хәниф Шәйхетдиновлар.

Унөч ятимгә гаилә җылысы, наз, ышаныч бирүчеләр. Сез талантлы, сез булдырасыз, дип аларга терәк була алучылар. Иң кечкенәсеннән алып зурысына кадәр гаилә хуҗабикәсе – әниләре белән җырлаулары чиксез дулкынландырды. Соклануны, кызыксынуны җиңеп кала алмадык. Бу гаилә турында сорауларыбызны аларның кызлары – Күҗәкә мәктәбенең укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары – Лилия Хәниф кызына яудырдык... Талантлы, игелекле, тырыш, сәламәт тәнле, сәламәт рухлы кешеләр яши икән биредә!

Күҗәкә мәктәбе тарафыннан әзерләнгән семинар бик эшлекле булды. Барыбызга да рухи азык биргән әлеге чарада үз көчен куйган коллегаларга, укучыларга, мәдәният хезмәткәрләренә, язучыларыбызга рәхмәт әйтеп, татар булуыбыз белән гоурланып таралыштык. Кайтыр юлда кабаттан Ф.Яруллинның

“Яшәр өчен бетмәс көч алырга

Олысына һәм дә кечегә,-

Мәхәббәтле, ямьле, мәрхәмәтле

Туган ягы кирәк кешегә”, - шигъри юлларын хәтердә яңарттым. Әйе. Туган ягы кирәк кешегә...


Мәйсәрә Хәбирова, Актаныш районы Теләкәй мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: