Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Сезнең алда без баш иябез...

Мөслим гимназиясендә ветеран укытучылар өчен “Сезнең алда без баш иябез” дип исемләнгән әдәби-музыкаль чара үтте.

Октябрь ае  бик күркәм бәйрәм – Өлкәннәр көне белән башланып китә, Укытучылар көне белән дәвам итә. Өлкәннәр!.. Олы кешеләр!.. Күпме мәгънә табып була бу сүзләрдән. Элек-электән үк олы кешеләр тормышның, яшәешнең нигезен  тәшкил иткәннәр. Шуңа күрә дәдер инде, безнең әти-әниләребез зур кешеләрнең сүзен тыңлагыз, аларның әйткәннәренә колак салыгыз дип өйрәттеләр. Чыннан да, алар киңәшче дә, якын дус та, ярдәмче дә, һәм иң мөһиме, акыл бирүчеләр дә. 
Өлкәннәр һәм Укытучылар көне уңаеннан, Мөслим гимназиясендә бик матур чаралар узды. Башлангыч сыйныф укытучылары, үзләренең 4 дистәдән артык елларын балаларга белем һәм тәрбия бирүгә багышлаган, ветеран укытучыларыбыз өчен “Сезнең алда без баш иябез” дип исемләнгән әдәби-музыкаль чара үткәрделәр. 
Чарабызга килгән Петрова Надежда Николаевна үзенең гаиләсенең укытучылар династиясе булуы турында сөйләде. Гимназиягә быел беренче сыйныфка кергән оныкчыгы Риананың да укытучы булачагына өметләнә ул. Надежда Николаевна укучыларыбызга һәм укытучыларыбызга үзенең изге матур теләкләрен җиткерде. Хәтирәләре белән уртаклашканда, күз яшьләре аша елмаеп, ул үзенең бәхетле әни, кадерле әби һәм якын әбекәй икәнен исбатлады. 
Мәгариф системасы соңгы дистә еллар эчендә бик күп үзгәрешләр кичерде. Яңа федераль стандартлар кергәч, электрон журнал, электрон дневник, электрон документацияләр барлыкка килде. Бу чорда эшләгән кешеләргә шактый гына авылыклар күрергә туры килде.

Идиатуллина Маргарита Александровна менә шундый ничә буын үзгәрешләрен күргән педагог. Аңа куелган сорау да шулайрак яңгырады шул. Әлбәттә, үз эшенең асылын белгән, җаны-тәне белән һөнәренә тугъры калган укытучы, бу баскычларны бик  җиңел узуы турында әйтте. “Мәктәпне, укучыларны, укытучыларны бик сагынам, ләкин тыныч картлыгымда, сезнең уңышларга сөенеп, өйдә утыруны кулайрак күрәм,” - диде ул, фикерен йомгаклап.

Маргарита Александровнада әле һаман да эшләү дәрте сүрелмәгәнлеген сиземләдек. Укучыларыбызның һәр чыгышын телефонына төшереп утыруы, аларга соклануын яшерә алмыйча, эчкерсез елмаю – аның ачык мисалы булды. 
Мөслим гимназиясендә озынайтылган көн группасында эшләгән Нагимаева Гүзәлия Әнвәр кызы, безнең тарафтан бирелгән сорауны ишеткәч, югалып калды. “Хәтеремдә калган кызыклы вакыйгалар, гел башымнан чыгып бетте шул,” – дип көлде ул. Бераз утырганнан соң, үзе белән, укучылар белән булган кызыклы хәтирәләрен бик тәмләп сөйләде. 
Һәр укытучы үзенчә бәхетле, үзенчә серле иде бу көнне. Чөнки ничә еллар буена укытучы булып эшләү, аларның берсенә дә ансат кына бирелмәгәндер. Ә без, яшь буын, алар алдында, әлбәттә, баш иябез, алар үрнәгендә, балаларга белем һәм тәрбия бирергә омтылабыз. Ләкин, бүген замана башка, дөньяга караш башка, балаларның уйлау-фикерләү формасы башка. Былтыргы “А” , быел да шул ук “А” булса да, яңгырашын булса да үзгәртә шул.  
Алда да матур бәйрәмнәрдә очрашып, буыннар чылбырын өзмичә, бәхетле тыныч трмышларда яшәргә язсын иде. 
Миләүшә Хәсәнова, 
Мөслим гимназиясенең башлангыч сыйныфлар укытучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев