Көмеш кыңгырау

Сез иң гүзәл кеше икәнсез!

Укытучы – остаз, өйрәтүче, Туры юлга әйдәп баручы, Әнкәйләрдәй сабый күңелендә Иң изге җан булып калучы.

Әйе, еллар үтсә дә, укытучыларыбыз безнең күңелләрдә әнкәйләр шикелле кадерле, акыллы, иң якын кешеләр булып калалар. Сабыйларны газиз ана телендә хәрефләрне танып белергә, санарга, дөньяның матурлыгын күрергә, акны карадан, яхшыны яманнан, дусны дошманнан аерырга өйрәтүчеләребез дә алар булдылар бит.

1 сентябрь кайчан җитә инде дип, көннәрне санап йөргәнем әле дә хәтеремдә. Әни Казаннан күлмәк, аяк киеме, коңгырт төстәге портфель алып кайтты. Өйдә кеше булмаганда, киенеп, капка төбеннән әллә ничә мәртәбә урап кергәнемне хәтерлим. Берсендә күрше нәнәйнең (ничек күреп калган диген син!) "Әстәгъфирулла! Кызым, кая барасың болай киенеп? Әле сентябрьгә кадәр ерак бит", - диюе булды, атылып өйгә ничек кереп киткәнемне сизми дә калдым. Әни, тагын 20 көн бар бит әле, кызым, дигәч, бигрәкләр дә озак кебек тоелды. Сугыштан соңгы авыр еллар булса да, укыйсы килгән инде, күрәсең.

Мәктәптә язар өчен әни абыйга да, миңа да өчәр ручка сатып алган иде. Без аларны күз карасыдай кадерләп саклап тоттык. Су буеннан яшь тал чыбыгы кисеп, санар өчен таякчыклар да ясап куя иде әни. Ниһаять, түземсезлек белән көтеп алган 1 сентябрь дә килеп җитте. Безне мәктәп бусагасыннан чибәр яшь кыз – беренче укытучыбыз Фатыйма апа елмаеп каршы алды. Аны беренче көннән үк бик яраттык, үз иттек, һәр сүзен күзенә карап йотлыгып тыңлап утырдык. Бигрәкләр дә сабыр, бала җанлы иде ул, беркайчан ачуланмый, ягымлы итеп сөйләшә, аркабыздан сөеп, үсендереп җибәрә. Аның һәрберебезнең тормышын, хәлен белер өчен йорт саен кереп йөргәнен хәтерлим. Чәчәк кебек матур, кояштай ягымлы апабызны сагынып тора идек. Әниләр көннәр буе колхоз эшендә булгач, ул безнең якын кешебезгә әйләнгән, күрәсең.

Шулай матур гына укып йөргәндә, көннәрдән беркөнне Фатыйма апабыз мәктәптә бөтенләй күренмәс булды. Кара кайгыга баттык. Икенче укытучыга бик авыр ияләштек. Класс ишеге ачылуга күзләребез белән гел Фатыйма апаны көтә идек. Безнең аны шулай юксынганны күргәч, әниләр: "Апагыз Казанда укый икән, укуын бетергәч, кайтыр", - дип юатты. Бу сүзләр иңнәребезгә канат куйды, бәлки, апа кайткандыр, безне күрер дә көлә-көлә яныбызга чыгар дип, һәр иртә, мәктәпкә барганчы, аның өе турысыннан үтә идек. Ул яшәгән йортның хуҗасы, безне тәрәзәдән күреп: "Җаннарым, апагыз кайтмады шул әле", - дигәч, өметне өзеп, күңелсезләнеп китеп барабыз. Кызганычка каршы, Фатыйма апабыз мәктәпкә кайтмады. Аны икенче авылга укытырга киткән дип сөйләделәр.

Шулай еллар арты еллар үтә торды, заманалар үзгәрде, без дә үсеп буйга җиттек, тормышта һәркайсыбыз үз юлын тапты. Мин исә язмышымны балалар, мәктәп, спорт белән бәйләдем һәм монда беренче укытучым Фатыйма апаның да, Апас урта мәктәбендә укыган чагыбызда тагын бер якын кешебезгә әйләнгән физкультура укытучысы Таһир абый Халитовның да өлеше зур булгандыр дип уйлыйм. Мөгаллимнәремә булган соклануым, хөрмәтем, алардан үрнәк алып, үземнең дә аларга охшарга тырышуым этәргәндер мине шушы һөнәрне сайларга. Таһир абыйны мин бүген дә сагынып искә алам. Ул безнең күңелләрдә спортка мәхәббәт тәрбияләп кенә калмады, максатчан, тәвәккәл, кыю булырга да өйрәтте. Мең-мең рәхмәт сезгә, укытучы абый-апалар. Бу язмам сезнең рухка дога булып барып ирешсен иде.

Ерагайса да безнең арабыз,

Сез һаман яшь, гүзәл, күркәм булып,

Йөрәкләрдә безнең каласыз.

Гөлчирә Ибәтуллина.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: