Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Серле каләм миңа үз-үземә ышаныч бүләк итте

«Серле каләм» — миңа яңа кичерешләр, яңа дуслар, зур тәҗрибә бүләк иткән, үземә ышанычны мең кабат арттырган мәртәбәле бәйге.

Без — иҗат кешеләре, безне сүз сәнгате, каләм матурлыгын тоя белү берләштерә. Әйе, һәр кеше матурлыкны үзенчә тоя, үзенчә белдерә. Мин, мәсәлән, күңелем тулган чакларда, җанымда чиксез матур хисләр  тирбәлгәндә кулыма һәрвакыт каләм һәм бит, ап-ак керсез бит алам. Һәм уйларым, тойгыларым, күңел моңларымны шуның белән бүлешәм. "Кәгазь — җансыз", — диючәләргә йөрәгем әрни минем. Меңләгән укучыга җиткерелгән хисләр сеңгән, укый-укый битләре саргаеп беткән изге китапларны ничекләр генә җансыз дип була икән? Җанлы! Кешеләрнең хезмәте, йөрәк моңы, бәгырь җимешләре сеңгән олуг кәгазь битенең үзенә күрә бер җаны бар. Аны бары күрә белергә кирәк, шул гына. Бары күрә белергә! 

Мәртәбәле шәхесләребез кулыннан бүләк алу — үзе зур сөенеч

Әйе, Тукай Кырлай турында сөйләгәндә онытылып киткәндәй, мин дә иҗат темасына күчсәм, сөйлим дә сөйлим ул. Әйдәгез, ниһаять, төп вакыйгага күчик әле! 
29нчы май көнне Саба Яшьләр үзәгендә Васил Гарифуллин исемендәге чираттагы "Серле Каләм" бәйгесенең җиңүчеләрен бүләкләделәр. Әлеге мәртәбәле чарага Балтач, Арча, Кукмара якларыннан яшь каләм осталары җыелды.

Башта катнашучыларны "Шәп блогер" мәктәбеннән һәм "Салават күпере", "Сабантуй"дан кызыклы мастер-класслар көтсә, төшке аштан соң барлык каләм тибрәтүчеләр тантаналы бүләкләү чарасына җыелдылар. 
Бәйгегә ике мәкаләмне җибәргән идем, һәм җиңүчеләр исемлеген зур дулкынлану белән көттем. Мине Гран-при иясе буларак сәхнәгә чакырганда, Васил абый кулымны кысып җылы котлау сүзләрен әйткәндә үземне ничек бәхетле тойганымны белсәгез!

Кеше өчен иң зур бәхет — аның хезмәтен күрә белү, бәяләүдер. Мин дә иҗат очышымны һич туктатырга җыенмыйм һәм ак канатларыма көч өстәп торучы остазларыма чиксез рәхмәтлемен.
"Серле каләм" — миңа яңа кичерешләр, яңа дуслар, зур тәҗрибә бүләк иткән, үземә ышанычны мең кабат арттырган мәртәбәле бәйге. Әлеге бәйгенең оештыручылары, сәләтле балаларны күрә белеп, аларны хөрмәтләп ел саен бүләкләү тантанасына чакыручы, фидакяр  хезмәт белән илебезнең яшь каләмчеләренә терәк булып торучы Васил абый Гарифуллинга, Рәсимә апа Галиевага, минем иң якын дустым "Көмеш Кыңгырау" газетасына, "Ялкын" журналына һәм, әлбәттә, миңа гел ярдәмгә килүче якын кешем, остазым Эльмира апага мең рәхмәт! Сез безгә ышаныгыз, без ышанычыгызны һичшиксез акларбыз!

Рәйсә Абдуллина, Балтач, Карадуган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев