Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

«Сәләт»тә кунакта

«Сәләткә нур булган йолдызлар» дип аталган бәйгедә катнашып 2нче дәрәҗә лауреат булдым дип язган Актаныштан Илзия Шакирова.

Мин үзем белән булган хәлләрне язып, газета битләрендә күрсәтеп барырга яратам. Бигрәк тә «Көмеш кыңгырау» битләрендә чыккан һәр язмам мине бик куандыра.

Беркөнне Лиана апам ниндидер бәйгегә әзерләнеп утыра. Аңа кызыгып карап тордым да, анда минем дә катнашасым килүен әниемә әйттем. Әлбәттә, әнием бик шатланып миңа ярдәм итәчәген белдерде.

Бу Флүс Латыйфи исемендәге «Сәләткә нур булган йолдызлар» дип аталган бәйге иде. Бергәләп апам «Проза», мин «Публицистика» номинациясендә катнашу өчен эшләр җибәрдек. Нәтиҗәләр буласы көнне зур түземсезлек белән көтеп алдым. Безне Казан шәһәрендә урнашкан «Сәләт клубы»на җиңүчеләрне тәбрикләү тантанасына чакырдылар. Минем шатлыгым эчемә сыймады.

Без юлга кузгалганда әле кояш та чыкмаган иде. «Сәләт клубы»нда безне яшь абый-апалар каршы алды. Барыбыз да җыелып беткәч, безне КФУ, «Китап йорты»на экскурсиягә алып киттеләр. Һава торышы искиткеч булганлыктан, без җәяү бик матур урыннарда булдык.

Төшке аш белән сыйлангач, һәр номинация буенча катнашучылар жюри белән түгәрәк өстәл артында аралашты. Публицистика буенча «Казан утлары» журналыннан Чулпан апа безнең эшләрнең уңышлы якларын һәм җитешсезлекләрен аңлатып чыкты, сорауларыбызга бик теләп җавап бирде. «Бернигә дә карамыйча языгыз, тукталып калмагыз. Сез искиткеч сәләтле балалар!» диде ул безгә. 

Ә соңыннан бүләкләү тантанасы башланып китте. Монда без язучы Лилия Гыйбадуллина, Йолдыз Шәрәпова һәм башка күренекле кешеләр белән очраштык. Лиана апам 1нче дәрәҗә, мин 2нче дәрәҗә лауреат булдык. Диплом һәм истәлек бүләкләре белән бүләкләндек. Шундый матур бәйрәм оештыручыларга, анда катнашырга мөмкинлек тудыручы әти-әниемә чиксез рәхмәтләремне җиткерәм.

Илзия Шакирова, Актаныш Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат, 1нче класс укучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев