«Сәләт» — җәй һәрчак якты булган икенче йортым
Мин «Сәләт»кә яңадан эләгү өчен киләсе җәйне түземсезлек белән көтәм. Һәм мөмкинлеге булган һәр балага бу онытылмас мохитне тоеп кайтырга тәкъдим итәм.
Татарстанның йөрәгендә, борынгы Биләр шәһәрендә «Сәләт» лагере урнашкан. Якты мизгелләр, бәхетле йөзләр, онытылмаслык хис-кичерешләр — болар барысы да аның турында. Ел саен Татарстанның һәм Россиянең төрле почмакларыннан йөзләгән бала әлеге гаҗәеп дөньяга иҗат, дуслык һәм үз-үзеңне үстерү белән тулган онытылмас каникуллар үткәрер өчен килә. Быел мин «Сәләт» лагеренда ике тапкыр булу бәхетенә ирештем! Биләргә мин 2022 елдан бирле барам һәм елдан-ел бу урын миңа тагын да якынрак һәм рәхәтрәк булып тоела.
«Сәләт» — ял итү чарасы гына түгел, баларның талантларын ачу, яңа дуслар табу, үзеңә ышаныч алу һәм ел буена онытылмаслык хатирәләр урыны!
Июнь аенда мин сайтта гариза биреп, «Болгар — Туган тел» сменасында әлеге гаҗәеп атмосфераның бер өлешенә әверелдем, ә инде август аенда "Алдынгылар. Биләр форум"да булып янәдән иҗат һәм үсеш дөньясына чумдым. Әлеге форумга мин видео-визитка һәм укудагы казанышларымны җибәреп бару мөмкинлегенә ирештем.
«Сәләт»тә күптөрле мастер-класслар, чаралар, спорт ярышлары уза һәм иң истә калганы — ул Open Mic чарасына әзерлек мизгеле. Бөтен җирдә җанлы мөхит хөкем сөрә: кемдер үзләренең шигырьләрен кабатлый, икенчеләр театр күренешләре куялар, өченчеләре мастер-класста профессиональ педагоглар белән өйрәнгән бию хәрәкәтләрен шомарталар.Әлеге күренеш бик илһамландыргыч. Балаларның үз иҗатларын башкалар белән уртаклашу өчен мизгелне түземсезлек белән көткәнлеге сизелә иде.
Тагын бер якты истәлек — ЧГК (Нәрсә? Кайда? Кайчан?) уены, анда лагерьның барлык «аланнары» (отрядлары) ярыша. Һәр команда җиңү өчен көрәшә. Алар үзләренең белемнәрен, эрудицияләрен һәм, әлбәттә инде, команда рухын күрсәттте! Мин дә әлеге уенда катнашып, аланым белән 2 урынга ирештем.
Мин "Сәләт"кә яңадан эләгү өчен киләсе җәйне түземсезлек белән көтәм. Һәм мөмкинлеге булган һәр балага анда булырга һәм бу онытылмас мохитне тоеп кайтырга тәкъдим итәм. Әлеге җиргә килгән һәркем үзе белән якты истәлекләр генә түгел, тормышта ярдәм итәрлек кыйммәтле дәресләр дә алып китә дип уйлыйм. "Сәләт"ле җәй — гомерлеккә истә калырлык вакыт!
Ганеева Алинә, Яңа Кырлай мәктәбе укучысы, 15 яшь.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев