Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

“Сәгыйров укулары” конференциясе

Конференция ике этаптан торды: сайлап алу һәм очный этаплардан. Мин беренче этапны уңышлы гына үтеп, икенче этапка Димитровград шәһәренә чакырылдым.

19нчы май көнне Ульян өлкәсенең Димитровград шәһәрендә “Сәгыйров укулары” төбәкара конференциясе булып узды. Бу конференциядә мин дә катнаштым. Әлеге чара Димитровград шәһәренең 22нче мәктәбендә 4нче тапкыр үткәрелә икән. “Сәгыйров укулары” фәнни-гамәли конференциясе шагыйрь һәм рәссам Сәгыйров Гакыйль Шәрифулла улына багышланган. Ул – сынлы сәнгать өлкәсендә Халыкара «Филантроп» бүләге лауреатына ия була һәм 2002 елда Самара шәһәрендә Г.Ш. Сәгыйровның рәсемнәр күргәзмәсе оештырыла. Хәзерге көндә Гакыйль Сәгыйровны иҗатын шушы конференциядә искә алына.

Конференция ике этаптан торды: сайлап алу һәм очный этаплардан. Мин беренче этапны уңышлы гына үтеп, икенче этапка Димитровград шәһәренә чакырылдым. Катнашучыларны 22нче мәктәп укучылары һәм укытучылары бик җылы каршы алды. Һәрбер катнашучыга истәлекле бүләкләр бирелде. Бу чарага Россиянең төрле төбәкләреннән катнашучылар килгән иде. Анда Татарстан республикасыннан, Мордовия республикасыннан һәм Чувашия республикасыннан кадәр килүчеләр бар иде.

"Сәгыйров укулары" фәнни-гамәли конференциясендә мин Гакыйл Сәгыйровның "Күрше карчык" шигыре белән чыгыш ясадым. Конференция нәтиҗәләре буенча мин призер дәрәҗәсен яуладым.

Минемчә, бу фәнни-гамәли конференция Гакыйл Сәгыйровның иҗатын өйрәнүгә һәм Россиянең төрле төбәкләрендә татар телен үстерүгә зур этәргеч бирә.

Алинә Минхатыпова, Спас районы Иске Рәҗәп авылы, 10нчы сыйныф укучысы. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев