«Шаги в бизнес» дип исемләнгән конкурста җиңдем!
«Бизнесым - «Экофрипсы.Фруктовая палитра » дип атала» дип яза Кукмарадан Әдилә Вәлиева.
Мин районкүләм конкурста булып кайттым бит әле. "Шаги в бизнес" дип исемләнгән конкурсның "Лучшая бизнес-идея" дигән төркемендә катнаштым. Үземнең идеямне тәкьдим иттем. Әлбәттә, бар кешенеке дә биик шәп иде. Ләкин барыбер урынга чыгып булды, 3нче урын алдым. Ура!
Бизнесым - "Экофрипсы. Фруктовая палитра " дип атала. Бүгенге көндә сәламәт яшәү рәвеше модада. Сәламәт туклану – бик кирәкле әйбер ул. Чипсылар, кириешкаларны инде күптән чыгара башладылар. Ләкин мондый ризык безгә кирәк түгел, чөнки аның файдасы юк.
Бер төркем халык җыелышып, чипсылар чыгаручыларга мондый тәкьдим биргәннәр: яңа, тәмле снек - фрутсы уйлап чыгару. Бу снек – бик нечкә итеп киселгән, киптерелгән җиләк-җимешләр. Алар чипс формасын кабатлап тора. Шулай ук фастфут яшьләр арасында популяр. Шикәр, диабет авырулары белән авыручыларга да бик әйбәт буләк бит бу!
Әдилә Вәлиева, Кукмара, Мәчкәрә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев