Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Рәхмәт сезгә, ветераннар!

Чаллыда “Татарстан хәзинәләре” шәһәркүләм программасының “Хәтер һәм дан” дип аталган этабы үтте.

Ул Бөек Ватан сугышы чоры турында проект эшләп, аларны яклауга багышланган иде. Безнең “Туган тел “ командасы проект эшен элемтәчеләргә багышлады.

1919 елның 20нче октябре – элемтәчеләр гаскәрләре барлыкка килгән көн. Бу көнне Совет Республикасы Революцион хәрби советның карары нигезендә, кыр штабы составында элемтә башлыгы җитәкчелегендә элемтә идарәсе булдырылган. Бөек Ватан сугышы елларында Татарстан элемтәчеләре дә пуля явы, танк һөҗүмнәре вакытында да боерыкларны намус белән башкарган. Шуңа күрә 2016 елда Җиңүнең 70 еллыгы белән беррәттән, 7нче май – Радио көненә дә багышлап, Казанда «Элемтәче-сугышчы» һәйкәлен ачканнар.


Шул унайдан безнең проектның максаты - Бөек Ватан сугышы елларында халкыбызның фронтта һәм тылда күрсәткән батырлыгы белән танышу; Бөек Ватан сугышында элемтэчеләрнен батырлыклары турындагы язылган әсәрләрне өйрәнү һәм элемтәчеләрнен батырлыклары турында мәгълүмат туплау иде.


Беренче эш итеп китапханәдә ветераннар белән очраштык. Элемтәчеләрнен батырлыклары турында тыңладык. Бөек Ватан Сугышында 300дән артык элемтәче Советлар Союзы Герое дәрәҗәсенә лаек булганын белдек. Казанда"Таттелеком" оешмасы каршында ачылган һәйкәлдә – Советлар Союзы Герое, полковник-элемтәче Борис Кузнецов образы гәүдәләндерелгән.


Икенче эш итеп Бөек Җиңүне якынлаштыруда үз өлешен керткән 13 яшлек хат ташучы Зөләйха Вагыйз кызының сеңлесе Клара ханым белән очраштык. Чабата кигән Зөләйха апаның, авылга өчпочмаклы үлем хатларын алып кайтканын, Мөслим районы Әндереш авылына җиңү шатлыгын да Зөләйха апа алып кайтканнын белдек.

Нинди аяк киеме ул чабата? Бу сорау безне музейга китерде. Музей җитәкчесе Мохтарова Гөлнар Мәхмүт кызы безне сугыш вакытында авыл тормышы һәм иң гади тапшыргыч, радиоалгычлар белән таныштырды. Морзе әлифбасы турында сөйләде.

Үзүсеш дәверендә хәрби элемтә катлаулы юл узган, хәзерге элемтә системасы - күп функцияле катлаулы организм. Ул үз эченә күп санлы элемтә үзәкләрен, меңнәрчә чакрым радио линияләрен, чыбыклы һәм башка төр элемтәне алаганы турында да мәгълүмат алдык.

Элемтәчеләр Җиңү көнен якынайтуга әйтеп бетермәслек зур өлешләрен керткәннәр. 9нчы май көнендәге «Җиңү, кадерле иптәшләр!» дигән сүзләр нәкъ менә элемтәчеләр ярдәмендә ишетелгән.
Безнең проект эше Сәетгараева Илсөяр Фатыйх кызы җитәкчелегендә беренче урынны алды, ләкин иң мөһиме, тыл ветераннарына, әби-бабайларга карата олы хөрмәтебез арты. Җиңү бәясенең кыйммәтен тагын да ныграк аңлап, «Рәхмәт сезгә, ветераннарыбыз!» диябез.


Чаллы шәһәре 45нче урта мәктәбенен 6Д сыйныфы укучысы Йосыпов Рәдис.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев