Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Рәхәтләнеп ял иттек!

Чаллы шәһәреннән килгән кунаклар юл йөрү кагыйдәләренә багышланган спектакль күрсәтте.

Без кечкенәдән үк юл йөрү кагыйдәләре белән таныша башлаган идек инде. Гимназиядә дә бу турыда һәрвакыт аңлатып, төрле чаралар уздырып кына торалар. Чөнки аларны белү, дөрес куллану бик мөһим.

Чаллы шәһәреннән килгән кунаклар күрсәткән спектакль дә нәкъ шул турыда булды. Без бергәләп юл йөрү кагыйдәләрен кабатладык, табышмакларга җавап эзләдек, рәхәтләнеп биедек.

Спектакль безгә бик ошады. Күрсәтүче абый-апаларга рәхмәтләребезне җиткергәч, бергәләп фотога төштек. Алар безгә тагын килергә сүз бирделәр.

Илзия Шакирова, Актаныш Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат 1 класс укучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев