Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Онытырга хакыбыз юк

Киләсе елда Бөек Җиңүгә 75 ел тула. Шул уңайдан Мулланур Вахитов исемендәге 2 нче гимназиядә әлеге вакыйгага багышланган патриотик-тәрбияви чаралар үткәрелә башлады инде.

Мәктәптә укучыларның сугыш темасына ясалган рәсемнәреннән күргәзмәләр оештырыла, җиңү бәйрәменә багышланган сыйныф сәгатьләре уза, танылган язучыларның әсәрләре сәхнәләштерелә.

Дошманнарга каршы каhарманнарча көрәшкән, тылда тиңдәшсез фидакарьлек күрсәткән буын вәкилләрен искә алу hәм хөрмәтләү чараларын 3 «А» сыйныфы укучылары ачып җибәрде. Сыйныф җитәкчеләре Ләйсәния Хаматова белән алар Бөек Ватан сугышы турында театральләштергән тамаша тәкъдим итте.

Тамаша болай башланды. Тыныч, аяз күк йөзе. Тирә-юньдә кошлар сайрый. Сабыйлар уйный... Көтмәгәндә илгә фашистлар hөҗүм итә. Зәңгәр күкне кара болыт каплап, йөрәкләрне тетрәндереп сугыш башлана. «Сугыш… Нинди авыр, каһәрле, шомлы сүз бу! Ул ничә миллион кешенең гомерен өзгән, күпме баланы ятим иткән, аналарны тол калдырган. Меңәрләгән шәһәрләрне җимергән, җир йөзеннән гөрләп торган авылларны юкка чыгарган, шау чәчәккә күмелгән бакчаларны юк иткән...» дип сөйли укучылар. Сәхнәдән «Солдатлар җыры» башкарыла. Тамаша җиргә килгән афәт турындагы шигырьләр, җырлар белән үрелеп бара. Фашистлар тарафыннан илебезнең 1710 шәһәре, 70 меңнән артык авылы яндырылуы, җимерелүе искә алына. Илебез халкының җиңү хакына күрсәткән искиткеч батырлыклары искә төшерелә. Авырлыклар өлкәннәргә генә түгел, ә балалар җилкәсенә дә төшә. Сәхнәгә хат ташучы Катя чыгып, солдат егетләрне туган илләреннән килеп ирешкән язмалар белән сөендерә, кызларның шәлләргә төренеп «Катюша» җырына биюе, җыр-моң белән барган тамашаны зал тын да алмый күзәтә. Укучыларны алкышларга күмә.

Һәр бала үз ролен ихластан башкарып, күпсанлы тамашачылар – ата-аналарның, укытучыларның күңелен кузгатты... Бүген аларның сәләтләре дә күренде, эчтәлекле тарихи чарада катнашып, хөрмәт тә яулады алар. Һәммәсе дөньяларның имин булуын теләде.

«Җиңү бәйрәме барыбыз өчен дә мөhим көн. Еллар үтә, буыннар алмашына. Ләкин илебез халкының батырлыгы беркайчанда онтытылмаячак. Ул балаларыбызга дөрес юл күрсәтергә, Ватанны яратырга, туган иле хакына яшәргә өйрәтер дигән өметтә без. Сугышта катнашкан әби-бабайларыбызга рәхмәтебез чиксез. Нәкъ алар батырлыгы, үз-үзләрен җәлләмичә куйган хезмәтләре аркасында без бүген рәхәт тормышта яшибез. Укытучыбыз Ләйсәния Хаматова оештырган ачык дәрескә бәянең иң югарысы! Безнең балалар тарихны белеп үсәргә тиеш», - диде ата-аналар.

–Безнең әби-бабайларыбыз сугыш чоры балалары. Алар тормышның ачысын-төчесен дә күргән. Без урта буын алар белән бергә үстек. Әби-бабаларыбызның сугыш турында сөйләгәннәрен дә истә тотабыз. Ә менә үсеп килүче буынга аны аңлавы авыррак. Шуңа күрә бүгенгедәй чаралар аша, язучы-шагыйрьләребезнең әсәрләре аша, исән булган ветераннарыбыз белән аралашып, әлеге хатирәләрне яңартып тору кирәк. Тарихны өйрәнеп, алдагы көннәрдә хаталар ясамау бик мөhим. Киләчәктә сугыш афәтләрен күрергә язмасын, – диде үз чыгышында Мулланур Вахитов исемендәге 2 нче гимназия директоры Айдар Гарифуллин.

Мулланур Вахитов исемендәге 2 нче гимназиянең 3 «А» сыйныф укучыларының ата-аналары.

Алена Фазылова фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Галерея

Оставляйте реакции

7

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев