Онытылмас мизгелләр
Исәнме, «Көмеш кыңгырау»! Мин сиңа үземнең шатлыкларым турында сөйләргә телим.
Исәнме, «Көмеш кыңгырау»! Мин сиңа үземнең шатлыкларым турында сөйләргә телим. Менә күптән көтеп алган көн — Белем бәйрәме килеп җитте. Без кулларыбызга чәчәк бәйләмнәре тотып, 2 класска укырга килдек. Анда безне укытучы апабыз — Илиза Энгель кызы каршы алды. Барыбыз да шулай нык сагынышканбыз, сөйләшеп сүзләребез бетмәде.
Атна ахырында экскурсиягә барасыбызны ишеткәч, без бертавыштан «уррра» кычкырдык. Көзнең ягымлы кояшы безне табигать кочагына чакырып чыгарды. Барлык башлангыч класс укучылары күтәренке кәеф белән алга атлады. Без төрле уеннар уйнадык, ярыштык, җырладык, биедек һәм рәхәтләнеп сөйләштек. Алып килгән ризыкларыбыз белән бүлештек, беребез дә саранланып тормады.
Ә бүген без «Яшьлек» яшьләр үзәгендә «Робы» дигән дуслык турында фильм карарга бардык. Ул барыбызга да бик нык ошады. Фильм турында фикер алыша-алыша Җиңү паркына юл тоттык. Укытучыбыз Илиза Энгель кызы андагы һәйкәлләр, батырлар турындагы хәтер такталары турында сөйләде. Ни өчен паркның шулай аталганы барыбызга да аңлашылды.
Сәяхәтебезне «Актаныш таңнары» редакциясендә дәвам иттек. «Актаныш дулкыннары» радиосын көн саен тыңласак та, аның кайда икәнен, ягымлы тавышлы Әлфия апаны беренче күрүем иде. Тапшыруларның ничек итеп эфирга чыкканын, кунакларның кайда утыруын,микрофоннарны карадык. Тавыш яздыру студиясендә булдык. Аннан соң без «Актаныш таңнары» газетасы бастырыла торган урынга кердек. Анда эшләүче апалар, абыйлар безгә бик күп нәрсәләр күрсәттеләр, газетаның безнең өйгә кадәр нинди юллар аша үтеп килүе турында сөйләделәр. Бездән матур мәкаләләр көтеп калабыз диделәр.
Вакыт сизелмичә дә узып китте. Тик беребезнең дә өйгә кайтасы килмәде. Әлеге искиткеч матур көн өчен укытучыбыз Илиза Энгель кызына бик зур рәхмәт. Ул безнең хәтердә бик озак сакланыр.
Шакирова Илзия, Актаныш Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернатның 2 класс укучысы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев