Онытылмас көннәр
Киров урта мәктәбенең “Урманай” мәктәп яны лагере быел да бик күп баланы үзенә җыйды.
Киров урта мәктәбенең “Урманай” мәктәп яны лагере быел да бик күп баланы үзенә җыйды. Мин һәм дусларым 21 көн анда рәхәтләнеп ял иттек. Лагерьда үткән һәркөн истә калачак. Вожатый апаларыбыз бер генә минутны да бушка үткәрмәде. Көн дә төрле күңелле бәйгеләр, уеннар, сәяхәтләр оештырылды. Без җырладык та, биедек тә, әкият геройлары да булдык...
Ялыбызны күңелле итеп оештырган – Айгөл, Зәлия,Т аңсылу апаларыбыз. Тәмле ризыклар белән сыйлаган Фәнүсә һәм Алсу апаларыбыз. Әлбәттә, Йолдыз Загидулловнаны бик яраттык.
Мин сине сагынырмын,”Урманай”!
Киров урта мәктәбе алды «Урманай” лагере укучысы Ганиева Исламия.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев