Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Очар кошлар күккә омтылгандай көн дә мәктәбемә юл алам...

Мөслим районында сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар интернат мәктәбе барлыгын күпләр беләдер инде. Монда Мөслим һәм Сарман районының төрле авыларыннан җыелган сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балалар белем нигезләренә төшенә.

Очар кошлар күккә омтылгандай

Көн дә мәктәбемә юл алам.

Сабый күңеленә ачкыч табып,

Белем орлыклары мин салам.

Мөслим районында сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар интернат мәктәбе барлыгын күпләр беләдер инде. Моннан берничә еллар элек Тойгелде авылында урнашкан мәктәптә укыды шундый балалар.

Биш ел элек Түбән Табын авылындагы мәктәп яңартылып, тиешле чаралар, җайлар күрелеп, заманча методларны кулланышка кертерлек итеп үзгәртелде һәм шушы бина язмыш бик күп мөмкинлекләрдән мәхрүм иткән балаларны сыендырды.

Биредә уку-укыту алымнары, тәрбияви күнекмәләр дә бөтенләй үзгә. Чөнки монда Мөслим һәм Сарман районының төрле авыларыннан җыелган сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балалар белем нигезләренә төшенә. Араларында нинди генә авыр, кыен хәлдәгесе юк! Шундыйларны бергә берләштереп, дус-тату булып яшәргә өйрәтү, булдыра алганча аң-зиһеннәренә җиткерә алырлык белем бирү, хезмәт күнекмәләренә чыныктыру һәм киләчәккә мөстәкыйль тормыш юлына әзерләү - төп бурычыбыз.

Безнең мәктәптә 20 укытучы нәкъ менә шундый сәламәтлеге чикләнгән укучыларга белем бирә. 10 тәрбияче балаларны үрнәк юнәлештә тәрбияләү вазыйфаларын башкара.

Шәхсән үзем, биредә 2017 елның январеннән бирле эшлим. Башта тәрбияче хезмәтен башкардым. Үтә дә җаваплы эш икәнен аңлыйсыздыр. Һәрбер бала тәрбияле булып үссен, яхшы белем алсын өчен тырышабыз. 2020 елның 1 нче сентябрьннән 5 нче сыйныф җитәкчесе итеп билгеләндем. Шактый эшләр башкарырга өлгердек. Классымда 10 укучым бар. Һәммәсе дә тырыш һәм актив.

Үткәрелгән чараларда теләп катнашалар. Укучыларым районкүләм, республикакүләм, региональ конкурсларда катнашып, призлы урыннарга ия булалар. Төрле чаралар оештырганда да, конкурсларда катнашканда да укучыларымның әти-әниләре дә инициатива күрсәтә. Балаларның яхшы өлгереше, хезмәт күнекмәләренә өйрәнүендә әти- әниләрнең өлеше аеруча зур. Уку-укыту һәм тәрбияви юнәлештә зур ярдәмнәрен тоям.

Укучыларым да яшәешнең, замананың актив позициясен аңлап, аң-гыйлемле булуга омтылалар. Булдыра алганча, мөмкинлекләреннән чыгып, башкалардан үрнәк алып калырга тырышалар.

Сүз дә юк, балалар яхшы укысын өчен, әйбәт тәрбия алсын өчен алар белән яхшы мөнәсәбәттә булу да кирәк. Безнен мәктәптә бу яктан проблема юк. Чөнки бу мөмкинлекләрдән чикләнгәннәрнең әти-әниләре белән берлектә, аңлашып, үзара ярдәмләшеп, балаларның үзаңын үстерерлек, киләчәккә өмет белән яшәрлек гамәлләрне җиренә җиткереп тормышка ашырабыз.


Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән Түбән Табын интернат мәктәбе укытучы дефектологы

Хаҗиева Чулпан Мансур кызы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев