Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Нәшрият, китап һәм мин!

Дуслар! Сез кулыгызга китап алгач, иң беренче нәрсәгә игътибар итәсез?

Әгәр дә мин, китап тышының бизәлешенәдер дисәм, ялгышмамдыр шикелле. Чөнки безне, беренче карашка үк матур төсле, аталышы ачык хәрефләр белән язылган китаплар җәлеп итә. Андый китапны тизрәк кулга алып ачып карыйсы, нәрсә турында язылганын беләсе килә башлый. Китапның эчтәлеге матур рәсемнәр белән бизәлгән булса, тагында күңел күтәрелеп китә.

Әнә бит психологлар да, балалар өчен язылган китаплар рәсемле булырга тиеш, бу күзаллауны арттыра диләр. Аннан соң, укыгында, бераз арып китсәң, рәсемнәргә карап күзләрне ял иттереп алыргада була, шулай бит.

Китапларның бизәлешенә рәссамнар җаваплы. Һәрбер рәссамның үз алымы бар. Кемгәдер аның рәсеме ошарга, кемгәдер ошамаска мөмкин.

Шәһәребездәге 23нче номерлы китапханәсендә матур бизәлешле китаплар бик күп. Татарстан китап нәшриятында бастырылып чыккан китапларга бигрәк тә игътибар зур. Безнең яраткан язучыларыбызның әсәрләрен ак, яхшы сыйфатлы кәгазьдә, рәссамнәрнең иҗатын матур буялар белән бастыручы нәшрият инде ул.

Ә шулай да, 100 еллык тарихы булган Татарстан китап нәшрияте китапларындагы рәсемнәр сезенең күңелгә ятышлы микән?

Без үзебезнең укучыларыбызга шундый сорау белән мөрәҗагать иттек һәм алар арасында шушы нәшриятттә бастырылып чыккан китапларга атап «Нәшрият, китап Һәм мин!» дигән рәсем бәйгесе уздырдык.

Бәйгедә катнашучыларыбыз язучылар Габдулла Тукай, Роберт Миннуллин, Нур Әхмәдиев, Асия Юнысова, Йолдыз, Рәшит Бәшәр, Факил Сафин китапларына матур-матур рәсемнәр ясаганнар. Ул рәсемнәрдән китапханәбездә күргәзмә оештырдык, даими укучыларыбыз аларга үз бәяләрен бирделәр. Бәйгедә катнашучылар өчен Татарстан китап нәшриятенә багышлап китап бәйрәме уздырдык. Бәйрәм барышында җиңүчеләребезне дипломнар белән бүләкләдек. Алар – 4нче номерлы мәктәпнең 4 А сыйныфы укучылары Галиева Кәмилә, Ахметсафин Марат, Нагимова Амалия, Азимбаева Дилбәр, 7 нче номерлы мәктәп укучысы Вәлиуллина Гөлия, 6нчы номерлы мәктәп укучысы Исламова Милана.

Бәлки киләчәктә безнең бәйгедә катнашкан укучыларыбыз рәссамнар булып китәр, ә безгә алар бизәгән китапларны укырга насыйп булыр!

23нче номерлы шәһәр китапханәсе китапханәчесе Фәния Сәмигуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев