Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

 “Нәүрүз  гүзәле” бәйгесе

21 нче мартта Чүпрәле районы Кече Чынлы урта мәктәбендә башлангыч сыйныфларда белем алучы алты кыз “ Нәүрүз гүзәле” дигән бәйгедә, осталыкта һәм уңганлыкта, җитезлеклектә, тапкырлыкта көч сынашты.

Көтелгән минутларны якынлаштырып, берничә номинацияне үз эченә алган бәйгенең башлануын игълан иткәч, кызлар төз итеп атлап, бер-бер артлы зал уртасына уздылар. Милли киемнәр кигән кызларның йөзләреннән нур бөркелә, шул ук вакытта дулкынлану мизгелләре дә чагыла.

Бәйгенең "Үзем турында үзем" номинациясендә кызлар үзләре белән таныштырып үттеләр. "Тапкырлык" номинациясендә һәркемгә яшь үзенчәлекләреннән чыгып сораулар бирелде, ә алар һич кенә дә югалып калмыйча, сорауларга җавап бирделәр. Бәйге барышында төймә тагу, бәрәңге әрчү, ярма аеру, прическа ясау, мода күрсәтү номинацияләрен дә уңышлы  үттеләр.

"Аш-су осталыгы" номинациясендә әниләре һәм әбиләре ярдәмендә әзерләнгән салатларны ничек итеп әзерләү рецептын сөйләделәр. Әйе, кызларның  һәркайсы тырышып әзерләнгәнлеге әллә кайдан күренә.

"Җыр һәм бию" номинациясе бәйрәмгә рухи җанлылык өстәп, залга ялкын һәм милли көйләрнең тылсымлы бер ямен өстәде. Бу вакытта тамашачыларның көчле алкышлары тынып тормады, әлбәттә. Катнашучылар татар телен белүләрен, шулай ук куелган сынауларга иҗади якын килеп, барлык биремнәрне тырышып үтәделәр: татарча җыр башкардылар, очып-очып биеделәр.

Дулкынлану һәм бер мәлгә читенсенеп, югалып калу мизгелләре булгаласа да, жюриның сынаулы карашлары төбәлсә дә, кызлар һич кенә дә бирешмәделәр, ә киресенчә, тагын да яхшырак булсын дигәндәй, бар сәләтләрен эшкә җиктеләр, сер бирмәделәр.  

Саттарова Эльвина белән Халиуллова Адилә һәр номерны бөтен нечкәлекләренә кадәр туры китереп үтәп иң зур баллга лаек булдылар, Эльвина “ Нәүрүз гүзәле” исеменә лаек булды.

Халиуллова Адилә хакында аерым әйтеп үтәргә кирәк. Әлеге яшүсмер кыз һәр яктан талантлы булуы белән залдагыларны сокландырды һәм “Нәүрүз сылуы” исемен алды.

Сафиуллова Дилә  җитезлеге, тәвәккәл булуы белән күңелләргә хуш килде, шуңа күрә ул “Нәүрүз җитезе” дип танылды.

Замдиханова Айзилә кыюлыгы, уңганлыгы, җыр-биюгә осталыгы белән дан тотып “Нәүрүз уңганы” номинациясе җиңүчесе булды. 

Басырова Зилә “Нәүрүз чибәре”, Фахрутдинова Раилә “Нәүрүз тапкыры” исемнәрен алдылар.

Кызу ярыштан соң балалар мул табынга җыелып тәмләп чәй эчтеләр, кыскасы, сыйландылар һәм үзләренең тирән тәэсирләрен уртаклаштылар. Аларның очкынланып торган күзләреннән һәммәсенең  канәгать калуы әллә кайдан сизелеп торды.


Чүпрәле районы Кече Чынлы  урта мәктәбенең озайтылган көн төркеме тәрбиячесе Резидә Мөдәрисова

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: нәүрүз