Көмеш кыңгырау

Нәҗип бабам – минем өчен үрнәк кеше

Нәҗип бабам Ленинград өчен барган сугышларда катнаша, пулеметчик була. Ул үзенең башыннан кичкән вакыйганы бик еш искә ала иде. Шуларның берсен сезгә дә җиткерәм.

Сугышчыларның сулары бетә,  бик тә эчәселәре килә. Нәҗип бабамны бер иптәше белән суга җибәрәләр. Фашистлар боларны күреп ут ачалар. Иптәше шунда ук үлә, ә Нәҗип бабай чокырга ава һәм аңын югалта. Күпмедер ятканнан соң аңына килеп частьларына кайта. Кайтып җиткәч, шакката. Анда бик күп снарядлар, бомбалар шартлаган.

Нәҗип бабай үлгән кешеләр арасыннан «Исәннәре юк микән?» , «Ярдәм итә алмаммы?» дип эзли башлый. Шунда ыңгырашкан тавыш ишетә. Барып караса, анда яраланган командиры һәм берничә яраланган солдатны күрә. Шуннан аларга ярдәм итәргә ашыга.

Бер бәрелештә үзе дә яралана. Аны госпитальгә җибәрәләр. Ә госпитальдән чыккач, сугышчыларга ашарга пешерүче итеп билгелиләр. 1944 елда Нәҗип бабай туган-үскән җиренә кайта. Ул атчы  да, тегермәнче дә, амбар мөдире булып та эшли. Нәҗип бабай Бибиҗан әбием белән 1 кыз, 4 ул үстерәләр. Бабам  87 яшендә вафат булды. Ул – минем өчен үрнәк кеше.

Азалия Хәбибрахманова, Әгерҗе районы Девятерня мәктәбе, 6нчы сыйныф.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: