Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Әнием белән укыйбыз

“Кешенең үз-үзен тәрбияләве китаптан башлана”– ди әнием.

Минем өчен китап – алтын ачкыч,

Бар ишекләр ачык, биге юк.

Китап белән очам мин биеккә,

Галәм киңлегенең чиге юк.

(Рания Мортазина.)

 

“Кешенең үз-үзен тәрбияләве китаптан башлана”– ди әнием. Китап һәркемнең укытучысына, дустына, киңәшчесенә әйләнергә тиеш. Китапны ярату минем әниемнән киләдер дип уйлыйм.

Үз-үземне белә башлаганнан бирле безнең өйдә һәрвакыт китаплар булды. Мин төрле маҗаралар, сугыш турында, балыклар турында әнием укыганны тыңларга яратам. Ишеткән әсәрләремнең геройлары белән дошман тылына разведкага барам, эшелоннарын шартлатам. Аеруча татар халык әкиятләрен яратып тыңлыйм.

Әнием кебек йөгерек укымасам да, мин инде үзем дә укый беләм. Сыйныф җитәкчебез Лениза апа белән авыл, мәктәп китапханәләрендә булдык. Китапханәче Рәзинә апа безне бик яратып каршы алды. Анда уздырылган чараларда катнаштык. Китаплар алдык. Әкиятләрдәге геройлар кебек көчле, рәнҗетелгәннәрне яклаучы, гаделлек өчен көрәшүче булып үсәсем килә. Китап яратканнар яхшы белә: китаптан да якынрак дус, иптәш, сердәш бер җирдә дә юк.

Айтуган Гаянов, Актаныш районы Богады мәктәбе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев