Ничек уңышлы блогер булырга
Кем ул блогер? Бу һөнәрнең нинди тискәре һәм уңай яклары бар? Әлеге сорауларга җавапны мин Сәләт Медиа Биләр форумда таптым.
Кем ул блогер? Бу һөнәрнең нинди тискәре һәм уңай яклары бар? Хәзерге заманда бу сораулар бик күп кеше өчен актуаль.
Әлеге сорауларга җавапны мин Сәләт Медиа Биләр форумда таптым. Лагерьдә ял иткәндә без танылган блогер Алинә Гималтдинова белән очраштык.
Ул лекциясен сораулардан башлады, гомумән, төрле блогерлар турында безнең фикерне сорады. Аннары үзенең блогы турында hәм бу һөнәргә ничек кереп китүен сөйләде.
Шуннан сон миңа иң ошаган өлеш башланды. Алинә блогерлыкны нәрсәдән башларга, блог кызыклы hәм уңышлы булсын өчен нәрсә эшләргә дигән сорауларга җавап бирде.
Шулай ук төрле уңыш серләре белән бүлеште. Кайберләре белән хәзер таныштырап китәм.
Беренчедән, hәрбер кешегә үзенең «Шәхси брендын» булдырырга hәм үстерергә кирәк.
Икенчедән, синең блогың үзенчәлекле hәм кешене җәлеп итә торган булырга тиеш. Моның өчен төп идеяне табарга кирәк. Мәсәлән, син гитарада уйнарга өйрәнәсең, моны син үзеңнең социаль чилтәрләреңә куеп, башкаларга файдалы киңәш бирә аласың.
Әлбәттә, бу һөнәрнең дә тискәре яклары бар. Мисал итеп шул ук хейтерларны, кайчак кәефең булмаганда да елмаерга кирәк булуны, уйлаган әйберләр килеп чыкмаса, рухыңны төшерергә ярамауны hәм синең инде аудитория жыелган аккаутыңның блоклану мөмкинлеген китереп була.
Лекция ахырында барлык тыңлаучылар әлеге белән белән илhамланып, Алинә Гималтдиновага бик күп сораулар бирделәр.
Азилә Сираҗиева, «Адымнар-Чаллы».
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев