Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Нәниләр «Хуш киләсең, Нәүрүз!» дип аталган квест-уен үтте

Уенчылар маршрут кәгазе буенча төрле станцияләргә юл тотты.

Бердәм эшчәнлек

Ел саен ямьле яз айларында халкыбыз Нәүрүз бәйрәмен билгеләп үтә. Әлбәттә, биш мең елдан артык тарихы булган бу бәйрәмне онытырга безнең хакыбыз юк. Бигрәк тә балаларыбызга, яшь буынга тапшырып калырга тиеш без аны. Сөенечкә каршы, бу эшкә балалар бакчалары да бик җаваплы карый.

Безнең китапханә 109нчы «Нәникәй» балалар бакчасы белән даими эшләп килә. Татар теле тәрбиячесе Камалова Альбина Рамил кызы белән берлектә язучылар иҗаты буенча шактый чаралар үткәрдек. Быел нәни дусларыбызны «Хуш киләсең, Нәүрүз!» дип аталган квест-уен белән сөендердек.

Уен башында балаларга Нәүрүз бәйрәменең тарихы, үткәрү тәртибе, бәйрәм табынына әзерләнә торган ризыклар турында мәгълүмат бирдек. Соңыннан уенчыларыбыз маршрут кәгазе буенча төрле станцияләргә юл тотты.

«Җыр-бию» станциясендә «Капкалы», «Түбәтәй», «Чума үрдәк — чума каз» уеннарын уйнсалар, «Уен» станциясендә нәни дусларыбыз бәйрәмгә кунакка килгән Фиксиләр белән бергә күңел ачтылар. Алар калакка йомырка салып йөгерделәр, «Тәмле телле туп» уены уйнадылар, Фиксиләр биюен дә биеделәр. «Башваткыч» станциясендә уенчыларыбызга яз һәм Нәүрүз бәйрәме турындагы табышмакларга җавап табарга, ребус һәм кровссвордлар чишәргә туры килде.

Һәр станциядә баларга кәгазьдән киселгән татар халык орнаментлары тапшырылды. Квест ахырында командалар шул орнаментлар белән «милли тәлинкәләр» бизәделәр.
Балар бакчалары һәм китапханәләрнең бердәм эшчәнлеге — яшь буынга дөрес тәрбия бирүнең алыштыргысыз өлеше.

119 нчы «Нәникәй» балар бакчасының җитәкчелегенә һәм татар теле тәрбиячесе Альбина Рамил кызына безнең белән даими элемтәдә торулары өчен рәхмәтебезне белдерәбез һәм киләчәктә дә бергә эшләрбез дип ышанып калабыз.

Чаллы Үзәкләштерелгән китапханәләр челтәренең 23нче китапханәсе бүлек мөдире
Асылгәрәева Резедә Вагыйз кызы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев