Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Моңлы азан тавышы

Азан укуның савабы шулкадәр күп, аны белсәгез, азан уку өчен бер-берегез белән ярышып, арагызга шобага салып, азан укыр идегез.

Аллаһу әкбәр,

Аллаһу әкбәр.

Азан.... Азан тавышы килә...

Азан ул — мөселманнарны Аллаһка гыйбадәт кылырга чакыру. Олы Кибәче авылында «Фәнил» мәчете ачылуга 15 ел тулды. Шул уңайдан ислам динен үстерүгә зур көч куйган авылдашыбыз Рафаэль Хабибрахман улы Шәрәфиев истәлегенә, авылыбызда һәм Кече Кибәче, Төбәк авылларында мулла булып торган бабайларыбызның якты рухына багышлап «Азан бәйгесе» үткәрелде. Бәйгене үткәрүдә «Болгар» радиосының яңалыклар бүлеге мөхәррире, журналист Люция апа Шәрәфиева башлап йөри. Азан әйтү бәйгесендә Кече Кибәче, Олы Кибәче, Төбәк, Олыяз авыллары, Теләче районының Шәтке авылыннан килгән балалар катнашты. Безнең Олы Кибәче урта гомумбелем бирү мәктәбеннән 12 укучы уңышлы гына чыгыш ясады.

Бәйге ике яшь категориясе арасында үтте. Кечкенәләр арасында 1нче урын Олы Кибәче авылыннан 6 яшьлек Сөләйман Яһүдингә бирелде. Үсмерләр арасында Төбәктән Раил Фәсхетдинов беренчелекне яулады. Шунысын да әйтеп китәргә кирәк, абыем Илһам Шәрәфиев әлеге бәйгедә 2нче урын алды. Әмир Мөхәммәтҗанов «Иң моңлы азан әйтүче» исеменә лаек булды. Бәйгедә катнашкан барлык балаларга акчалата бүләкләр һәм тәмле күчтәнәчләр бирелде.

Пәйгамбәребез «Азан укуның савабы шулкадәр күп, аны белсәгез, азан уку өчен бер-берегез белән ярышып, арагызга шобага салып, азан укыр идегез», — дигән. Изге рамазан аенда укучыларыбыз тәравих намазына да йөриләр. Вакытны дөрес итеп бүлгәндә, барысына да җитешеп була. Мәчетләребездә бервакытта да азан тавышы тынмасын иде!

Зилә Шәрәфиева, Саба районы Олы Кибәче мәктәбе, 6нчы сыйныф.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев