Көмеш кыңгырау

Моң тулган минем җанга...

Чаллы шәһәренең 39нчы мәктәбендә Түбән Камада яшәп иҗат итүче шагыйрә Рәмзия Вәлиева белән очрашу булды.

Моң тулган минем җанга...

“Тырыш халкым белән горурланып,

Яшим, дуслар, туган илемдә”

Рәмзия Вәлиева.

Республикабыз мәктәпләрендә Туган тел көненә багышланган төрле чаралар үтә. Чаллы мәктәбенең 39нчы мәктәбе дә бу акциягә кушылды. Төбәк әдипләренең иҗатын тирәнтен өйрәнү максатыннан Түбән Камада яшәп иҗат итүче шагыйрә Рәмзия Вәлиеваны очрашуга чакырдык. Бу эшкә укучылар белән ныклы әзерләнү эшләре алып барылды: язучының тормышын һәм иҗатын өйрәнү, шигырьләрен ятлау, әкиятенә сценарий язу, сәхнәләштерү, презентация ясау. Өченче сыйныф укучылары гына булуга карамастан, балалар бу эшкә бик теләп тотындылар. Язучының "Без – Тукай оныклары", "Бәбкә кая югалган?", "Бәхетле мизгелләр", "Алмагачның биш алмасы" шигъри җыентыкларыннан иң кызыклы, иң ошаган шигырьләре сайлап алынды.

Рәмзия Вәлиева шигырьләре бик тиз ятланыла, чөнки алар балалар теле белән язылган. "Сәяхәтче песи", "Әбием яши шунда", "Алдандым", "Бабай борды колакны" шигырьләрендә балаларга якын таныш хисләр нечкә юмор аша, балага аңлаешлы сүзләр белән бирелгән.

Шагыйрәнең иҗатында табигать образы – бөрлегәнлек, су буендагы юкәлек, аҗаган уйнаган күк йөзе, сары төнбоеклар, челтер-челтер ак инеш тараткан моң, җиләс һава, җиләк исе, хәтфә үлән сурәте – шагыйрә иҗатында төп урыннарның берсен били. Шунлыктан шигырьләрен укыганда аның шигъри дөньясына кереп киткәнеңне сизми дә каласың.

Инде менә ничә еллар шигъриятебез башында торган Тукай образын яктыртып язылган шигырьләре дә күңелгә кереп калды:

Әкиятләре бик тә серле,

Геройлары сөйкемле.

Эх, әкият язар идем,

Тукай абый шикелле.

Тукай абыйга сүз бирәм

Шушы халык каршында:

Укып чыгармын тырышып

Китапларның барсын да!

Баланы китап белән кызыксындыра белү, бүген бик актуаль мәсьәлә. Кичә барышында шул аңлашылды: Рәмзия Вәлиева үзенең шигырьләре аша кызыксыну уята белә. Шигырь сөйләүче укуылар һәр сүзнең мәгънәсенә төшенеп, тәмле итеп, тамашачыга фикерне җиткерә алды. Китапханә тутырып утырган укучылар һәр шигырьне игътибар белән тыңлап, яратып кабул итеп бардылар. Бигрәк тә "Урман әкияте" буенча әзерләнгән курчак театрын тамашачы бик җылы кабул итте. Рольләрне башкаручы яшь артистлар һәрбер әкият героеның характерын, интонация һәм музыка ярдәмендә ачып бирә алды. Тамашачылар бик җылы кабул иттеләр, алкышларга күмделәр.

Кичә барышында Рәмзия Вәлиева белән сорау-җавап рәвешендәге әңгәмә оештырылды. Укучыларны аның туган ягы да, гаиләсе, иҗат тормышы да, алдагы максатлары да кызыксындыра икән.

Иҗат кичәсен йогаклап, мәктәбебез директоры Илһам Ирек улы Төхфәтуллин сүз алды. Ул, ерак араларны якын итеп килгән, шагыйрәгә рәхмәтләрен белдереп, иҗади уңышлар теләде.Шулай ук, укучыларга туган телне, аның әдәбиятын, мәдәниятын яраткан кеше төрле үрләр яулый алу мөмкинлеләрен ассызыклады.Татар теле башка төрки телләрне өйрәнү өчен нигез булып торуын да, мисаллар аша, аңлатып үтте.Чыгыш ясаучы укучыларның, бигрәк тә, алып баручы укучы балаларның теле камиллегенә соклануын белдерде. Бу эштә татар теле укытучыларының хезмәтен югары бәяләде. Киләчәктә дә мондый очрашулар ешрак үтсен иде дигән теләк белдерде.


Кичәдән соң укучылар үзләренең хис-кичерешләре белән уртаклашты:

Чулпан Тимургалиева:

- Миңа шигырь сөйләүче укучылар бик ошады.Чын язучыны да мин якыннан күргәнем юк иде әле.

Әмин Гыйльфанов:

– Беләсезме, Рәмзия Вәлиева минем әбием авылыннан икән бит!Ул минем әбиемне дә белә!

Раил Кушаев:

– Кичә шулкадәр ошады, Рәмзия апаның шигырьләре бик шаян.Мин дә өйгә кайткач, шигырь язып карыйм әле!

Мәрданова Айсылу

– Миңа театр уйнау бик ошады! Киләчәктә мин артист булырга телим!


Чаллы шәһәре 39нчы урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлия Гариф кызы Лотфуллина.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (1)
Осталось символов:
  • 22 февраль 2022 - 12:03
    Без имени
    АфәринРәмзия!Ижади уңышларга ирешеп яшәргә язсын!