Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Минем күз ничек бозылды

Телефонда гына утырып күз бозыла микән, әллә инде аның башка төрле сәбәпләре дә бармы? Шул турыдагы фикерләремне сезнең белән дә уртаклашасым килә.

Җир йөзендә күпмедер процент кеше күрү күзлеген кия. Алар аны ни өчен кияләр икән соң? Шунысы миңа бик кызык. Алар күзлек кияләр, чөнки телефонда утыралар, диләр. Телефонда гына утырып күз бозыла микән, әллә инде аның башка төрле сәбәпләре дә бармы? Шул турыдагы фикерләремне сезнең белән дә уртаклашасым килә.

Нәрсә соң ул күзлек?

Күзлек – күрүнең оптик кимчелекләрен төзәтү, күзне төрле нурланышлардан, җилдән, тузаннан, кардан, механик зыяннан һәм химик агрессив сыеклыклардан саклар өчен билгеләнгән иң гади оптик прибор.

Күзләр ни сәбәпле бозылырга мөмкин?
•    Компьютер һәм гаджетларны куп куллану
•    Витаминнар җитмәү
•    Яктылык җитмәү
•    Дөрес тукланмау 
•    Чигү, тегү белән артык күп шөгыльлләнү
•    Якыннан уку
•    Нәселдән килү (күчү)
•    Ультрафиолетлы нурлар.

Азрак статистика: Безнең Кәче мәктәбендә күпме кеше күзлек кия икән?

Безнең мәктәптә барлыгы 66 бала укый һәм 19 укытучы эшли. Шулар арасында 15 кеше күзлек кия. Моны, ничектер, факт кебек үк кабул итсәң була. Сыйныфыбызда 8 укучы укый, шуларның өчесе күзлек киеп йөри. Шулар арасында мин дә бар, мин дә 5нче сыйныфтан бирле күзлек киям.

Кызык өчен, мин үземнең классташларымнан аларның күзләре (-) яки (+) икәнен, ягъни ерактанмы әллә якыннанмы начар күрүен сорап карадым. Классташ дустым Альмираның бер күзе −4, икенче күзе −3.25. 

Үземнең күз ничек бозылды? 

Кайбер кеше син телефонда һәм компьютерда күп утырасың дип шелтәли һәм ул минем сәламәтлегем өчен борчыла. Минемчә, бу алай түгел, телефонда гына уйнап күз бетми. Кайбер кешенең күзе чигү чигеп тә бозылырга мөмкин. Мин дә шулай ук чигү белән кызыксынам, күзгә начар тәэсирен сиздем.

Әйе, әләбәттә, телефонда утырып та күз бозыла. Хәзерге дөньда адәм баласы телефоннан башка яши алмый кебек, бу дөрестән дә шулай. Минем бер күз −3,75, икенчесе −3,5. Күздә астигматизм бар.

Күрү күзлеген ни өчен киеп йөрергә кирәк? 

Әгәр дә күзләрне тикшерү нәтиҗәләре буенча күзлек билгеләнгән булса, аларны гел кияргә кирәк. Күзлекләр күрү сыйфатын арттырырга мөмкинлек бирә. 

Сез үзегезне яхшы күрәм дип уйларга мөмкин. Шулай да тикшеренеп кара. Төзәтү чаралары булмаса, күз мускуллары артык киеренкелек кичерә, бу баш авыртуына һәм күрүнең тагын да начарлануына китерергә мөмкин.

Врач күрсәтмәләрен дөрес үтәргә тырыш. 

Әгәр дә инде син күрү күзлеген гел киясең икән, ахырдан синең күзләрең начарлана башлый. 

Миннән сезгә берничә киңәш: 

•    Беренчедән, телефонда, төрле гаджетларда гел утырма.
•    Күбрәк саф һавада йөрергә тырыш. 
•    Витаминнар, җиләк-җимешләр ашарга тырыш. 
•    Күзлекне кигәндә дөрес итеп ки. Борын төбенә төшереп кимә, синең күзләрең кыек итеп күрә башларга мөмкин. Бу бик куркыныч һәм зыянлы.
•    Гел күзлекне кияргә тырышма, кирәк вакытларда гына ки. 
•    Әгәр дә син гел күзлек кенә киеп йөрсәң, синен күзләрең күзлек киеп йөрүгә ияләнә һәм бу зыянлы булырга мөмкин.
•    Врач күрсәтмәсе буенча кирәкле вакытта киеп яки салып йөрсәң, күзлексез дә яхшы күрүгә өметең бар.

Вәт әлегә шулар иде. Нәтиҗә буларак, мин түбәндәгене әйтергә телим.

Кесә телефоннарында, төрле гаджетларда гел утырмаска. Иң яхшысы, якыннарың белән аралашып, саф һавада йөрергә тырыш. Шулай итеп, әлегә язмамны тәмамлыйм.

Гыйльметдинова Зәринә Дамир кызы, Арча районы, Кәче төп гомуми белем мәктәбе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев