Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

«Минем әбием» бәйгесендә катнаштык

«23нче ноябрь көнне “Эврика” мәдәният үзәгендә Әниләр көненә багышлап, “Минем әбием”дип исемләнгән бәйге узды» дип хәбәр итә Вильданова Альбина.

23нче ноябрь көнне ЗЯБ бистәсендә урнашкан “Эврика” мәдәният үзәгендә Әниләр көненә багышлап, “Минем әбием”дип исемләнгән бәйге узды. Бу бәйгедә мин дә катнаштым. Мин – 6нчы «В» сыйныфы укучысы Вильданова Альбина үземнең әбием – Камалетдинова Миннефайруза Мәгфур кызы белән катнаштым.

Бәйге 3 турдан тора иде. Үзең белән таныштыру, бер концерт номеры күрсәтү һәм үзеңнең кул эшләреңнән күргәзмә ясау. Концерт номерын күрсәткәндә,  мин әбиемә булыштым. Без әби  белән эчтәлекле бию күрсәттек. Әби мине бәйләргә өйрәтә һәм без эшләгәннән соң, бергәләп татар биюе башкарабыз. Тамашачы бик яратып кабул итте. Әбиебез “Иң тыйнак әби” номинациясенә лаек булды, бүләкләр, чәчәк бәйләме белән бүләкләнде. Безгә бу бәйге бик ошады, аны оештырган апаларга зур рәхмәт әйтәбез. 

Яр Чаллы шәһәре, 4 нче мәктәпнең 6 сыйныфы укучысы Вильданова Альбина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев