Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

«Мин татарча сөйләшәм» шәһәр программасында катнаштык

Чаллы шәһәренең 15нче балалар иҗаты йортында ел саен «Мин татарча сөйләшәм» шәһәр программасы үткәрелә.

Чаллы шәһәренең 15нче балалар иҗаты йортында ел саен «Мин татарча сөйләшәм» шәһәр программасы үткәрелә. Монда шәһәрнең бик күп мәктәпләре һәм гимназияләре катнаша. Программа берничә этаптан тора. Без, 54 нче гимназиянең 1в сыйныфы укучылары, «Халык сүзе бер булыр!», «Күңелле уеннар», «Хәтер киштәсе» этапларында бик теләп катнаштык һәм алдынгы урыннарны алдык. Бу этапларда катнашыр алдыннан, сыйныф җитәкчебез Ләйсән Касыйм кызы белән татар халык авыз иҗатын, уеннарын, гаилә гореф-гадәтләрен, йолаларын өйрәндек, сәхнәләштердек. 

15 нче балалар иҗат йорты методисты, «Мин татарча сөйләшәм» программасы җитәкчесе Фирая Рәис кызы программаны бик кызыклы һәм нәтиҗәле итеп оештыра, алып бара. Бу программада катнашу безгә бик ошады, чөнки монда татарча аралаштык, күп яңалыклар белдек, үзебез чын артистлар булдык, дуслар да таптык. Алдагы уку елларында да бу программада катнашырбыз, тагын да актив булырбыз дип ышанып калабыз.

Мәхмүтов Наил, 1в сыйныф укучысы, 54 нче гимназия.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев