Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

«Мин кедр белән үсәм»

Үткән ялларның берсендә әти-әниләр белән бергә Чаллы шәһәренең 128нче “Шаян” балалар бакчасында ылыслы агачлар утырттык.

Ял көне клубы – ата-аналарны балалар бакчасы тормышына җәлеп итү өчен иң нәтиҗәле чараларның берсе.

Үткән ялларның берсендә әти-әниләр белән бергә Чаллы шәһәренең 128нче “Шаян” балалар бакчасында ылыслы агачлар утыртуны оештырдык. Әлеге чара “Мин кедр белән үсәм” акциясе кысаларында узды.

“Тормыш иҗат итүчеләр” инициатив төркеме безнең балалар бакчасына 12 кедр агачы бүләк итте. Ял көне клубы бакча хезмәткәрләре тарафыннан оештырылган театраль күренештән башланып китте. Көз кызы Сөмбелә һәм Убырлы карчык балалар, әти-әниләр, әби-бабайлар белән бергә кызыклы уеннар уйнадылар, биеделәр, көз турында матур җырлар башкардылар. Балалар тантаналы рәвештә «яшь экологлар» сафларына кертелде, махсус медальләр белән бүләкләнде. Соңыннан акциядә катнашучылар агачлар утырту процессына күчте.

Табигатькә карата мәхәббәт, сакчыл караш тәрбияләү, балаларга хезмәт тәрбиясе бирү максаты белән оштырылган әлеге чара балалар бакчасын тагын да ямьләндереп җибәрде. Утырткан кедрлар безнең нәни тәрбияләнүчеләребез өчен балалар бакчасында уздырган еллары турында зур истәлек булып калачак.

Гөлнара Гаврилова, өлкән тәрбияче, Гөлназ Шәрифуллина, Румия Әхмәдиева, тәрбиячеләр, Яр Чаллы шәһәре, 128 нче “Шаян” балалар бакчасы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев