Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Милли сәяхәт — күңелгә сихәт

Күптән түгел Казанда 7нче Бөтенрәсәй «Ак калфак» укучы кызлар һәм егетләр бәйгесенең финалы узды.

Юри генә дип тотынган эшләр матур нәтиҗәләргә илтә дию хак икән. Үз алдыма ниндидер глобаль планнар, гаҗәпләндерерлек зур максатлар да билгеләмәгән идем. Бөек ачышлар ясау, үземне икенче яктан ачу да юк иде уемда. Көтмәгәндә тынгысыз тормышыма «Ак калфак» килеп кушылды һәм аның белән танышу вакыйгасы хәзер — гел чорныйсы килгән кадероле кинопленкага тиң.

Күптән түгел Казанда 7нче Бөтенрәсәй «Ак калфак» укучы кызлар һәм егетләр бәйгесенең финалы узды. Өч турны да лаеклы үтеп, башкалага көч сынашырга барлыгы 15 катнашучы килде. Бөтенрәсәй дәрәҗәсендә уздырылгач, биредә 11 төбәкнең татар кызлары һәм татар егетләре үз осталыкларын күрсәтте.

Әйе, безне бар яклап сынадылар. Бәйгедә катнашырга теләүчеләр беренче турда тәкъдим ителгән темаларга инша язырга тиеш иделәр. Икенче турда онлайн әңгәмә оештырылды, проектның җитәкчесе Кәдрия Рәисовна белән аралаштык, сорауларга җавап бирдек.

Бу рәвешле сынап, арабыздан иң яхшыларын сайладылар һәм финалга үтүчеләрне билгеләделәр. Бәйгенең финиш полосасын Казанда уздык, программа ике көнгә билгеләнгән иде. Кечкенә генә вакыт аралыгында без курай һәм кубыз уен кораллары буенча мастер-класста булдык, ансамбль булып уйнадык.

Иң борынгы мәчет — Ш. Мәрҗани мәчетенә экскурсиягә бардык, аның тарихы белән таныштык, ифтар мәҗлесендә катнаштык. Зарланып әйтү булмаса да, икенче көн сизелерлек тыгыз үтте: беренче эш итеп казыйлар белән аралаштык, әңгәмә барышында бирелгән сорауларга җавап бирдек, музыкаль номерыбызны тәкъдим иттек.

Кызыклы факт: проектның тарихында быелны беренче тапкыр бәйгегә егетләрне дә чакырдылар, моны шәхсән кызыклы эксперимент дип билгеләр идем. Без киләчәктә барыбер томыш күрәсе җитлеккән шәхесләр булачакбыз, гаилә нигезләрен, яхшы мөнәсәбәтләрнең мөһимлеге хакында яшьтән үк белеп-аңлап калуыбыз хәерле.

Аш-суга осталыгыбызны күрсәткәндә дә, хезмәтне үзара бүлеп башкардык. Күмәкләшеп спорт уеннары уйнадык, баянга татар халык биюләре биедек, вальс әйләндек. Программа никадәр генә тыгыз булса да, һәр сәгатебез файдалы үткәнгә ихлас шатланам. Милли колорит, татар яшьләре даирәсе, яшьтәшләрең белән Казанда да саф татарча сөйләшә алу әйтеп бетергесез зур шатлык, канәгәтьлек хисе тудырды.

Зур тарихка үз өлешемне кертә алуыма чиксез сөенәм. Бәйге дәвамында күп уйланырга, үзем өчен мөһим нәтиҗәләр ясарга туры килде. Тагын шуны аңладым: татар кызы исемен йөртү — чыннан да, олы мәртәбә!

Азалия Сабитова, Арча.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев