«Милли» Сабантуй үз исемен аклады
14нче июль көнне Бөрбаш авылында җиденче тапкыр Мөселман балалар Сабантуе уздырылды.
Июнь башлары традицион рәвештә Сабантуйлар чоры булып билгеләнә. Җәйге чәчүләр беткәч милләтәшләр яшәгән күп төбәкләрдә купшы итеп бәйрәм чаралары оештырыла. Җитәкчеләрнең затлы җырчылар, популяр артистлар чакырып халык күңелен күрүләре сөендерә, әлбәттә, тик бу рәвешле бәйрәмнең милли төсе югала кебек. Зыялы татарлар бу проблемага күптән төшенде…
Ә төшенмәгәннәре авыр уйларга бирелмәс өчен Рәсәйкүләм Мөселман балалар Сабантуена барып, күңелләрен «юаталар», чөнки милли бәйрәмнең асылын күрсәтергә, электән килгән гореф-гадәтләргә сак карарга омтылучылар бар әле. Йөзебездә шат елмаю, ихлас, җылы мохит тудыручылар ундүртенче июль көнне Бөрбаш авылы мәйданына җыелдылар. Биредә Җәлил хәзрәт Фазлыев җитәкчелегендә җиденче тапкыр Мөселман балалар Сабантуе уздырыла. Дәрәҗәле чарага республикабыздан тыш Оренбург, Киров өлкәләреннән, Башкортрстаннан да килүчеләр бар.
Сабантуйны Балтач муниципаль районы башлыгы Нотфуллин Рамил Рәшит улы ачып җибәрде. Ул мөселман кардәшләрне бәйрәм белән котлап, балаларда милли үзаң тәрбияләүнең, борынгыдан килгән йолалар белән таншытурының, чылбыр буенча килгән традицияләрне саклауның — төп бурычлары булуын әйтте.
Бәйрәм белән котларга дип башкалабыздан Фән һәм мәгариф министры Илсур Гәрәй улы Һадиуллин да килде, ул да матур теләкләргә кушылып, Сабантуйның бай тарихлы, әхлакый мәдәни чара булып торуын искәртте: «Балаларыбызның йөзләрендә һәрвакыт бүгенгедәй шат елмаю күреп яшәсәк иде. Аларның кече яшьтән үк дөрес юлдан барулары, дингә тартылулары, коръән тыңлап, сүрәләр ятлавы безнең өчен, киләчәк өчен бик мөһим».
Тантаналы өлештән соң бүләкләү башланды. Иганәчеләр ярдәме белән үрнәк гаиләләрне, махсус операциядә хезмәт иткән ир-егетләрнең әниләрен, татар милләтенә изгелек кылган милләттәшләрне котладылар. Шулай ук, Диния нәзарәтеннән, Балтач мөхтәсибәтеннән рәхмәт хатлары тапшырдылар.
«2024 нче ел Рәсәй тарафыннан гаилә елы буларак игълан ителде. Балалар бакчасы, мәктәпләр ныклап эшчәнлекләрен алып барсын өчен, авылларда балаларның, нәсел дәвамчыларыбызның күп булуы мөһим. Шуңа күрә без дә беренче чиратта бу чарада күп балалы гаиләләрне котларга теләдек» дип сүз башлады Җәлил хәзрәт.
Бөрбашта игелекле кешеләр терәге белән ел да берәр мөселман кардәшкә Хаҗга юллама бүләк итәләр икән. Быелны да бу күркәм традицияне дәвам итеп, Алан авылыннан Гибадуллиннар гаиләсе башлыгына шатлыклы хәбәр җиткерделәр.
Биредә концерт программасы да артык чуар түгел иде. Сәхнәне күбрәк үзешчән җырчылар тотты. Күрше районнардан, авыллардан килгән моң ияләре бәйрәмгә ямь өстәде. Махсус чакырылган кунаклар: Зөфәр Харисов, Ильяс Халиков, Айдар Тимербаев, Резидә Төхвәтуллина да матур чыгыш ясады. Тамашачылар быелны кече сәхнә корып куюны ошатканнар. Башка елларны барысын бер җирдә оештыргач, халык та мәйданның бер ягында гына утыра иде, уеннарны, тамашаны күзәтүе кыенлыклар тудырды дип фикерләрен белдерделәр.
Оештыручыларның эшчәнлеген уңай бәяләми булмый, сабыйлар авызыннан бер өзлексез яңгыраган мөнәҗәтләр, догаларны сәхнәдән ишеткәч, бөтенләй башкача кабул ителә. Сокланырдыргыч тагын бер күренеш буларак, ир-атларның мәйдан уртасына чыгып өйлә намазын укуларын әйтергә кирәк. Дин кардәшләребез күп җыелгач та күңелле, татулык, бердәмлек рухы сизелә.
Соңгы рәкагатьне башкаргач, янә салмак көй агылып, бала-чагаларны, апа-абыйларны мәйдан үзәгенә ярышларда катнашырга чакырды. Кашыкка йомырка салып йөгерү, утын кисү, Колгага менү, чүлмәк вату, капчык киеп һәм ерак аралыкка йөгереш...
Гомумән, гадел шартларда җитез халыкка үз көчләрен сынап карау мөмкинлеге зур иде. Гадел шартлар дип әйтүем юкка түгел. Бәйрәмнең дресс-коды буларак ир-атларга түбәтәй һәм хатын-кызларга яулык кию шарты куелды. Уен оештыручылар да, бу таләпнең үтәлешенә җаваплы карады.
Көрәшкә мөкиббән булганнар, чара барышыннан ук зәңгәр келәмдә барган бил алышын күзәттеләр. Сабантуй зур масштабта узгач, теләк белдерүче көрәшчеләр саны да күп иде. Шулай булмый ни, төп приз буларак җиңүчегә скутер бирелә бит! Мөмкинлеге һәм теләге булганнар бәхетләрен сынап карарга ашыкты. Ярышчылар биш авырлыкта: 36 кг, 45 кг, 55 кг, 70 кг, 70тән югары кг да көч сынашты. Җиңүчеләр арасында җирәбә салынгач, скутер иясен дә ачыкладык. Затлы бүләккә Нөнәгәр авылыннан, 55 кг авырлыгында көрәшкән Алмаз Камалов ия булды.
Быелгы Рәсәй күләм Мөселман балалар Сабантуе да күңелдә яхшы тәэсирләр калдырды. Милләт рухы сизелгән, җанлы, традицион Сабантуйларның тарихы дәвамлы булсын!
Азалия Сабитова, Арча шәһәре.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев