Көмеш кыңгырау

Мәңгелек хәтер

Бөек Ватан Сугышының үткәненә күп еллар булды инде. Ә аның турында хәтерне без һаман да күңелләребездә саклыйбыз, ул беркайчан да сүнми һәм сүрелмәячәк.

Сугышта катнашкан кешеләр елдан-ел кими бара, алынган яралар һәм үткән еллар үзенекен итә. Минемчә, һәрбер гаилә Бөек Ватан сугышы белән бәйледер. Кемнеңдер әтисе, абыйсы, бабасы сугышта булган. Мин сугыш турында олылар сүзеннән генә беләм. Безнең гаиләдә сугышта булган кеше - минем Зур әтием Әмиров Мөхәммәтнур Әмирҗан улы.

Ул 1921 елның 1 маенда Башкортостан Республикасы Балтач районы Мата авылында дөньяга килгән.

1939 елда, 17 яшьлек егет, үзе теләп, сорый-сорый, Совет Армиясенә хезмәт итәргә киткән. (Аның үзеннән олырак иптәшләреннән артта каласы килмәгән.). Ерак Көнчыгышта безнең Туган илебезне Япон самурайларыннан саклаган. Ике ел үтеп, инде өйгә кайтырга вакыт җитте генә дигәндә...

...1941 ел, 21июнь, иртәнге сәгать 4 тә немец оккупантлары, кисәтүсез, безнең туган илебезгә басып кергәннәр. Бөек Ватан Сугышы башланган... Ерак Көнчыгышта хезмәт иткән Зур әтиемне фашистлар белән көрәшергә җибәрәләр. Сугыш елларының авыр вакытлары башлана. Зур әтием СУ-152 дә самоходный установкада наводчик булган, артиллериядә хезмәт иткән.

Зур әтием фашистлар белән җиңү көненә кадәр сугышкан, бик күп авырлыклар кичергән: ачлык, салкынлык, фашистларның ерткычлыгы, бергә сугышкан иптәшләреңне югалту, чолганышлардан чыгу. Фашистлар аның отрядын кырып киткәч, яралану, аннан соң контузия. Зур әтиемнең сөйләвенчә, биш ел буена ул өч тапкыр гына өйдә йоклаган (өстәл астында, автоматын кочаклап...).

Минем зур әтием Әмиров Мөхәммәтнур Әмирҗан улы Украина фронтында сугышкан. Украина, Польша, Венгрия, Чехословакия, Восточная Пруссия, Харьков, Одесса шәһәрләрен азат итүдә катнашкан. Висла - Одерская операцияләре, Сталинград, Дунай өчен көрәшүләр.

Зур әтиемнең дивизиясе Берлинга кадәр җиткән, ул анда Җиңү көнен каршылаган. Сугыш бетсә дә, ул тиз генә өенә кайтып җитә алмаган. Бер ел буена Германияне тергезүдә катнашкан. Анда аны ничек кенә яшәргә калырга кыстасалар да, 1946 елда, 8 ел гомер үткәннән соң, ул туган якларына кайткан.

Бөек Ватан Сугышы турында искә төшергәндә, Зур әтиемнең күзләренә яшьләр җыела иде. Иң авыры аңа сугышта иптәшләрен югалту булган.

Менә инде сигезенче язны без Зур әтиемсез каршылыйбыз. Ул 2012 елда, 91 яшендә вафат булды.

Хәзер инде Зур әтиемнең сугыш юллары һәм батырлыклары турында аның медаль һәм бүләкләре сөйли: “Ватан Сугышы ордены”, “Сугышта күрсәткән батырлыклары өчен медаль”, “Германияне азат итү өчен”, “Кенигсбергны алу өчен”... һәм дә инде юбилей бүләкләре.

Безнең Туган илебезне дошманнардан азат итү өчен күпме кан һәм көч түккән ул. Мәңгелек дан сиңа – Зур әтием!!!

Вәлиуллин Ришат, Чаллы шәһәре, 41 нче мәктәп, 6А сыйныфы укучысы.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: