Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

“Май чабу”- балалар өчен шатлык

Балаларны әхлаклы итеп тәрбияләүдә иң үтемле юл нинди дисезме - халык бәйрәмнәре үткәрү.

Безнең, өлкәннәрнең, төп бурычлары - балаларны рухи яктан бай, әхлаклы, борынгы әби-бабайларыбызның мирасын саклаучы, физик яктан сәламәт итеп үстерү.

Бу бурычлар төрле юллар белән тормышка ашырыла. Ә шулар арасында иң әһәмиятлесе, үтемлесе – бәйрәмнәр. Бәйрәмнәр,тәрбия чарасы буларак, баланың шәхес булып формалашуына зур йогынты ясый, психик үсешенә ярдәм итә. Алай гына да түгел, алар нәниләрдә дуслык, иптәшлек гаделлек, зирәклек кебек сыйфатлар да тәрбияли. Бәйрәмнәрдә балаларда канәгатләнү хисләре уяна, матурлыкны аңларга ярдәм итә. Ул гына түгел, бәйрәмнәр вакытында баланың күңеле күтәренке, көр була, һәм бу халәт аның нерв системасына уңай йогынты ясый.

Бәйрәмнәрдә оялчан, үз эченә бикләнгән балаларны да ”уятырга”мөмкин. Бәйрәмнәрдәге текстка, җырга кушылып, аның агымына барып, йә булмаса ниндидер роль башкарып, бала үз көченә ышанырга, эшләгән эшенә бәя бирергә өйрәнә, анда башкалар белән аралашу, ярдәмләшү, игътибарлылык кебек матур сыйфатлар тәрбияләнә.

«Умырзая» балалар бакчасында төрле милләт балалары йөри. Алар үзара дус, тату уйныйлар, җырлыйлар, шаяралар. Күптән түгел генә, бакчабыз мәйданчыгында рус халкының яраткан “Май чабу” бәйрәме булып үтте. Анда балалар рәхәтләнеп уйнадылар, ярышларда көч сынаштылар, җырлы-биюле уеннарда катнаштылар. Бәйрәмнең Кыш символы булган Карачкы белән саубуллаштылар. “Киез итек ыргыту”,”Коймак ташу”,”Ат чабышы” ярышларында балалар бик теләп катнаштылар. Аннан авыздан сулар китәрлек бәйрәм коймагы белән сыйландылар.


“Умырзая”балалар бакчасы югары категорияле тәрбиячеләре: Сибгатова Рушания Зыятдин кызы, Хасанова Гүзәл Әнәс кызы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев