Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Малайлар экскурсиядән “Мин – янгын сүндерүче булам!” дип кайттылар

Азнакай шәһәренең 3нче “Айсылу” балалар бакчасы мәктәпкә әзерлек төркеме балалары янгын сүндерү һәм коткару бүлегенә экскурсиягә бардылар.

Азнакай шәһәренең 3нче “Айсылу” балалар бакчасында даими рәвештә курыкынчсызлык кагыйдәләрен өйрәтү һәм ныгыту өстендә эш алып барыла. Шул максаттан мәктәпкә әзерлек төркеме балалары янгын сүндерү һәм коткару бүлегенә экскурсиягә бардылар.
Әлеге экскурсия балалар өчен бик истә калырлык булды. Алар янгын сүндерү машиналарын, янгын сүндерү өчен кирәк булган әйберләрне якыннан күрделәр.

Янгын сүндерү хезмәткәрләре балаларга үзләренең хезмәтләре турында бик тәфсилләп сөйләделәр. Киемнәрен киеп күрсәттеләр. Ә инде шлангтан су сипкәнне күргәч,  янгын сүндерү машинасы сигналын ишеткәч, балалар шаккатып карап тордылар.

Әлеге экскурсия барышында балалар күп кенә яңа әйберләр белделәр, өйрәнгән кагыйдәләрне ныгыттылар. Һәрбер баланың экскурсиядан кайтканда күзләре яна иде, ә малайлар: “Мин – янгын сүндерүче булам!” дип горурланып кайттылар.

Азнакай шәһәренең 24нче янгын сүндерү һәм коткару бүлеге хезмәткәрләренә зур рәхмәтебезне белдерәбез.


Ихтирам белән Азнакай шәһәренең 3 нче “Айсылу” балалар бакчасы тәрбиячеләре Сабирҗанова Лилия Фәрит кызы, Бәдертдинова Ләйсән Җәүдәт кызы һәм мәктәпкә әзерлек төркеме  балалары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев