Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

«Мал җене кагылган» Сәид

Беләсезме, ә минем партадашым Сәидкә «мал җене кагылган».

Һәр малайның яраткан шөгыле була. Кемдер балык тотарга ярата, кемдер атлар карый, техника белән кызыксына. Кемдер телефонда утырып вакытын әрәмгә үткәрә. Беләсезме, ә минем партадашым Сәидкә «мал җене кагылган».

Башта ул берничә ел куяннар үрчетү белән шөгыльләнде. Ул алар турында озаклап сөйләргә ярата иде. Мәктәпкә килүгә сөйли башлый, кайтканчы бу тема дәвам итә. Ә хәзер Сәидебез сарык бәрәннәре үрчетү белән мәш килә. Иртән класска җыелгач, Сәид инде хәзер сарык бәрәннәре турында төрле кызыклы хәлләр сөйли. Ә без рәхәтләнеп тыңлыйбыз. 

Сәид бик әйбәт билгеләргә генә укый. Әле, өстәвенә, спортны да дус итә. Төрле спорт ярышларында теләп катнаша, түгәрәкләргә дә йөри. Мәчеткә йөрергә дә вакыт таба Сәидебез. Әле генә узган "Азан бәйгесе"ндә 2 нче урынны алды ул. Ничек бөтенесенә җитешәдер!? Афәрин, Сәид! Алга таба да уңышларың күп булсын!!!

Азалия Шакирова, Саба районы, Олы Кибәче урта мәктәбе, 5 нче сыйныф.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев