Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

“Ләйсән” әдәби иҗат берләшмәсе Түбән Камада кунакта

Түбән Кама белән янәшә диярлек ут күршебез Яр Чаллы шәһәре урнашкан. Ә күршеләр белән йөрешү, хәл белешү - борынгыдан калган күркәм гадәт ул.

Бу ике күрше – әдәбият-сәнгать өлкәсендә талантларга бай шәһәрләр. Әле күптән түгел шәһәребездәге “Кама таңнары” әдәби берләшмәсе үзенең 50 яшьлек юбилеен билгеләп үткән булса, Яр Чаллыда эшләп килүче “Ләйсән” әдәби иҗат берләшмәсенә дә январь аенда 55 яшь тулды. Безнең китапханәләребезгә килгән китапларның күп кенә авторлары да шушы ике әдәби берләшмә сафларыннан чыккан язучылар, шагыйрьләр бит.

“Апуш” үзәк балалар китапханәсендә “әдәби сфера” кысаларында бу язучылар, китап авторлары белән очрашу кичәләре үткәрелеп килә. Күптән түгел генә булып узган очрашу “Ләйсән” әдәби-иҗат берләшмәсе бездә кунакта” дип аталды. Кунак булып, шушы берләшмәгә йөрүче авторлар килгән иде. Алар белән очрашуга 1 нче гимназиянең югары класс укучылары, китапханәчеләр, шәһәребезнең “Кама таңнары” әдәби берләшмәсе авторлары, “Аксакаллар шурасы” вәкилләре чакырылды.

Кичәбез, 55 ел эшләү дәверендә татар әдәбиятына 60 тан артык язучы, шагыйрьләрне биргән “Ләйсән” әдәби иҗат берләшмәсенең оешу тарихы белән танышудан башланды. Аның чишмә башында якташларыбыз - иң беренче җитәкчесе булган Шәңгәлче авылы егете шагыйрь Хәниф Хөснуллин, беренчеләрдән булып берләшмә утырышларына йөргән, Түбән Каманың 1 нче мәктәбенең 9 нчы сыйныф укучысы Разил Вәлиев, хәзерге вакытта калабызда яшәп иҗат белән шөгыльләнүче китап авторлары булуы - тамашачыларда зур кызыксыну уятты.

Инде соңгы 12 ел дәвамында иҗат берләшмәсен Чаллы шәһәренең Муса Җәлил исемендәге Үзәк китапханәсендә бүлек мөдире булып эшләгән, әдәбият тарихы музее эшен дә алып баручы Роза Хәмидуллина җитәкли. Ул, Чаллы язучыларына багышлап эшләнгән күмәк җыентыклар төзүче авторларның берсе буларак, аларны дөньяга чыгару өстендә кемнәр белән хезмәттәшлек итүе, берләшмәдән нинди үзенчәлекле язучылар чыгуы, яшь талантларны үстерүдә башкарылган гамәлләре турында бәян итеп, иҗаты белән дә таныштырды.

Тормышының берничә елы Түбән Камада үткән кунагыбыз, 3 китап авторы Раушания Гыйләҗева безне кызыксындырган сорауларга җавап биреп, үзенең яраткан шигырьләрен укыды. Яңа китабын китапханәбез фондына тапшырып та безне сөендерде.

7 китап авторы, озак еллар КамАЗда эшләгән, инвалид-спортсменнарның “Идел-Урал” хәйрия фондын оештыручы, үзе дә спортсмен, “Алтын йөрәкле кеше”, “Татарстан республикасы хәйриячесе” дигән мактаулы исемнәргә лаек шәхес Рәкит Әбделманов, үзенең хәйрия эшчәнлеге белән таныштырып, ничек итеп иҗатка килүе турында әйтеп узды. Шигырьләрен укып, китапханәбезгә китапларын да бүләк итеп калдырды. Ә шәһәребезнең танылган табибе, “Башкорт” җәмгыяте җитәкчесе Гали Хәсәнов якташы хөрмәтенә курайда уйнап, күңелләребезне күтәрде.

Кичәнең тагын бер үзенчәлекле кунагы - Маузер Гыйниятуллин, ”Ләйсән”леләр белән оештырылган бу күңелле дә, җылы да очрашу өчен оештыручыларга рәхмәтен белдерде. “Кама таңнары” әдәби берләшмәсе рәисе Рәсимә Нәбиуллина Яр Чаллыдагы иҗатташлары белән ешрак очрашып- аралашып яшик, дигән теләктә калды.

Кунакларыбызның чыгышлары Кол Гали исемендәге милли китапханә хезмәткәре Ольга Афонова тарафыннан сәнгатьле итеп укылган әсәр, бик күп конкурс лауреатлары, китапханәбезнең актив укучылары Ралиф Сәлахиев белән Алия Хәмәдиева һәм мәдәният йортыннан килгән җырчы кыз Эльвина Хәйретдинова башкаруында җырлар белән үрелеп барып, кичәбезгә тагы да ямь өстәде. Ахырдан, Үзәкләштерелгән китапханәләр оешмасының балалар эше буенча директор урынбасары Хәсәнова Римма Бари кызы кунакларыбызга иҗат уңышлары теләп, истәлекле бүләкләр тапшырды.

 

“Апуш” үзәк балалар китапханәсенең әйдәп баручы китапханәчесе Равия Тактарова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев