Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Күзләребездә һәрвакыт очкын янсын...

Безгә Яшел Үзән районы, Мулла Иле авылыннан Газиз Сәйфетдинов үзенең җәйгә планнары һәм уңышлары турында язып җибәргән.

Уку елы тәмамланды. Җәй айларын күңелле генә түгел, ә файдалы итеп – спорт белән шөгыльләнеп, әдәби китаплар укып, киләсе дәүләт имтиханнарына әзерләнеп уздырырга телим.
Ә бу ел минем өчен яңалыкларга, вакыйгаларга бай булды.
Безнең Яшел Үзән районы, Мулла Иле авылында 9 гына сыйныф булу сәбәпле, мин 10 нчы сыйныфка күрше Норлат урта мәктәбенә укырга килдем. Урта белем алып, югары уку йортында укып чыгып, үземне киләчәктә врач итеп күрәсем килә. Хыялым тормышка ашар дигән өмет белән яшим.
Норлат урта мәктәбенә укырга килеп кергәч тә, ул миңа ничектер ят тоелмады. Чөнки мин гел төрле бәйгеләрдә катнашып йөргәч, миңа күп кенә укытучылар да, укучылар да таныш иде инде. Шуңа да мин бик тиз ияләшеп киттем, яңадан-яңа дуслар, тугры иптәшләр таптым.
Мактанып әйтмим, беренче сыйныфтан бирле “5” ле билгеләренә генә укып киләм. Быелгы уку елын да “5” легә генә тәмамладым.
Уку елы дәверендә ирешкән уңышларым бик күп булды. Төрле бәйгеләрдә, конференцияләрдә, олимпиадаларда, мәдәни чараларда катнашырга туры килде. Аерым рәхмәт сүзләрен укытучыларыма, шушы бәйгеләргә әзерләгән җитәкчеләремә, һәм, әлбәттә, һәрвакыт янымда булган, гел ярдәм итеп торган әти-әниемә әйтәсем килә.
Үзем өчен “Әдәби марафон”, “Сәламәт иртә” проектларында катнашып киләм. Ике проектның да җитәкчесе – Татнетны үстерү фонды җитәкчесе Раил Мәүлет улы Гатауллин. Аңа шундый кирәкле, мавыктыргыч проектлар оештырганы өчен зур рәхмәт!

Быел “Әдәби марафон” проектында катнашып булмады. Дәүләт имтиханы буенча сайлаган фәннәр буенча бик күп өстәмә эшләр эшлим, кирәкле вебинарларда утырам. Шуңа өлгерә алмыйм. Ә әдәби китап укуны ташлаганым юк. Безнең өйдә китап киштәләрендә төрле әдәби китаплар бар. Әниебез кайда гына барса да китап сатып алмыйча кайтканы юк. Үземә дә бәйгеләрдә гел китап бүләк итәләр. Аларны укымыйча алып куймыйм.
«Сәламәт тәндә - сәламәт акыл» дигән әйтемне истә тотып, “Сәламәт иртә” проектында бик теләп катнашам. Проект кысаларында үзеңдә яхшы гадәт – иртән иртүк торып йөгереп кайту гадәтен формалаштырырга һәм сәламәтлекне ныгытырга мөмкин. Яхшы гадәт формалашсын өчен 21 көн кирәк диләр. Минем өчен һәр көнне иртән сәгать 6 да йөгереп кайту матур гадәткә керде.
Буш вакытларымда мәдәният йортында эшләп килүче “Яшьлек” бию түгәрәгенә, “Өмет” театр түгәрәгенә, "Нәфис сүз" түгәрәкләренә йөрим. Коллектив белән төрле бәйгеләрдә катнашабыз, алдынгы урыннар алып кайтабыз.
Минем шуны әйтәсем килә, вакытның кыйммәтен аңлап, һәрбер минутны файдалы итеп үткәрергә тырышыгыз. Ирешелгән нәтиҗәдә беркайчан да тукталып калмагыз, үсәргә һәм тагын да күбрәк белергә омтылыгыз.

Күзләребездә һәрвакыт очкын янсын, мөмкинлекләр ачылып торсын, уңыш һәрвакыт безнең янда булсын, почта әрҗәсенә атна саен яраткан газетабыз “Көмеш кыңгырау” килеп торсын.

Газиз Сәйфетдинов, Яшел Үзән районы, Мулла Иле авылы.

Газизнең быелгы уңышлары:

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев