Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Кызыл галстуклар чылбыры!

Шат елмаю, кызыл галстуклар, көчле  алкышлар, барабан, быргы тавышлары...  19 нчы май!

Пионерия оешмасына бер гасыр! Шул уңайдан Арчада зур чара булып үтте. Бирегә  пионер ветераннар, пионер вожатыйлар, пионериянең тугъры фанатлары, мәктәп укучылары җыелды. Мондагы бәйрәм рухы, ташып торган матур хисләр көне буена җитәрлек иде. Килгән кунакларга концерт программасы тәкъдим ителде. Учак янында тематик җырлар җырланды, пионерлар үзләренең якты истәлекләре, хатирәләре белән бүлештеләр, аларга карап, бездә, яшь буында да соклану хисе уянды. Күргәзмәдә урын алган өс киемнәре, атрибутлар, шул чордагы мөхитне тоярга мөмкинлек бирде. Янып торган күзләр  бу чараның ничек мөһим, алыштырыгысыз булулары турында сөйли иделәр. Бәйрәм азагында В.И.Ленин һәйкәленә чәчәкләр салынды. 
Пионерия оешмасы - үткән буын белән хәзерге чорны тоташтыручы күпер ул! Бу матур истәлекләрне  үзебездән соң килгән буынга да тапшыра алсак иде.
Азалия Сабитова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев