Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Кышны сагыну

Эх, шушы матур көнне тагын бер күрер идем, тик булмас инде.

Дүрт-биш яшемдә миңа әти чана сатып алды. Мин бу көнне иң бәхетле бала идем. Апам һәм әтием белән кар өеме ясадык, тау янында төрле хайваннарның, җәнлекләрнең сыннарын ясап куйдык. Куян,аю һәм кар бабай. Аю үзенә бик охшап бетмәсә дә, безгә ошады. 

Бераз шугач, кич җитте. Өйгә керер вакыт җитсә дә, безнең керәсебез килмәде. Менә яныбызга күрше апалар килде. Алар безгә төрле тәмлушкәләр алып килгәннәр иде. Тамакларыбыз бик нык ачканга, без аларны тиз «сыпырттык». Менә апалар ник килгәннәрен әйттеләр. Алар безнең матур сыннар ясаганыбызны күргәч, шуларны карарга, үзләре дә таудан шуарга килгәннәр.

Каяндыр әти чыршы табып алып, сыннар янына куйды һәм без җырлап-биеп күңел ачтык. Күршеләр белән бергәләшеп бәйрәм иттек төн буе. Биедек тә җырладык, фотоларга да төштек. Тик менә шунсы гына ямансу иде: Кыш бабай күренмәде. Менә шул вакытта чыршы артыннан Кыш бабай килеп чыкмасынмы?! Ул безгә бүләкләр бирде. Чыршы тирәли әйләнеп, җыр да җырлатып алгач, барсы да өйгә таралды. 
Эх, шушы матур көнне тагын бер күрер идем, тик булмас инде. Нишләп булмасын, мин ул чанада кечкенә сеңлемне тартып йөрермен. Кыш кына җитсен. 

Гарипова Рамилә, Күгәрчен урта мәктәбенең 7нче сыйныф укучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев